Кардиолог инфарктның ачык булмаган билгеләрен атады
Ризык белән агулану һәм инфекция симптомнары, шулай ук теш авырту миокард инфарктының ачык булмаган билгеләре булырга мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгына табиб-кардиолог, анестезиолог-реаниматолог Антон Вахляев сөйләгән.
«Миокард инфарктының клиник формалары шактый күп. Ул ризык белән агулану, инфекция билгеләре артына яшеренергә мөмкин, хәтта теш авыртуы формасында булырга мөмкин. Моны махсус тикшерү ысулларыннан башка ачыклау шактый авыр», – ди ул.
Табиб билгеләп үткәнчә, инфаркт – чагыштырмача яшь авыру, медицина аны дәвалау белән 100 елдан артык шөгыльләнә. Типик вариантта авыру йөрәк өлкәсендә һәм күкрәк артында, сул калак сөяге астында авырту белән бергә бара.
Авыру билгеләре барлыкка килгәндә табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бары тик табиб кына инструменталь һәм лаборатор тикшеренүләр ярдәмендә диагноз куя һәм шуның белән кешенең гомерен саклап кала ала», – дигән кардиолог.