ru24.pro
Intertat.ru
Август
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Аягын көймәдән суга төшергән туристка акула һөҗүм иткән

0

Багам утрауларында АКШ туристына акула һөҗүм иткән. Ул аяксыз кала язган. Бу хакта The Independent хәбәр итә, дип яза «Аргументы и факты».

Вакыйга Абако районында Манджек-Кей утравыннан ерак түгел була. Ир-ат дуслары белән көймәдә ял итәргә чыга.

Полиция мәгълүматларына караганда, турист аягын суга төшергән, акула аны диңгез хайваны дип кабул итеп, һөҗүмгә ташланган.

Имгәнгән ир-ат тиз арада хастаханәгә китерелгән, анда аңа кирәкле ярдәм күрсәтелгән.

Полиция хәбәр иткәнчә, ир-атның тормышына куркыныч янамый, диелә хәбәрдә.