Өч бала әнисенең йөрәге 15 минут туктап торган
Кемероводагы Кузбасс кардиодиспансеры табиблары клиник үлем кичергән хатынны коткарган. Аның йөрәге 15 минут буена типми торган. Хатынның кич белән кәефе начарлана: кан басымы төшә, тыны кысыла, шуннан соң ул аңын югалта. Үпкә артериясе тромбоэмболиясе һәм обструктив шок булган хатынны хастаханәгә алып киләләр. Бу хакта «Вести» каналы хәбәр итә.
Табиблар хатын-кызның йөрәгенә массаж ясап реанимациялиләр, үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтыралар һәм тромбны махсус препарат ярдәмендә эретәләр. Хәзер пациент үзен яхшырак хис итә һәм дәвалануын дәвам итә.
«Тиздән ул өенә кайтачак, анда аны 3 баласы көтеп тора», – дип язган үзенең Telegram-каналында Кузбасс сәламәтлек саклау министры Андрей Тарасов, диелә хәбәрдә.