Бөрлегәннең зыянлы үзлекләре дә бар
Бөрлегән (ежевика) кайбер авырулары булган кешеләр өчен зарарлы булырга мөмкин. Бу хакта табиб-нутрициолог Екатерина Гузман сөйләгән, дип яза «Аргументы и Факты».
Ул аңлатканча, бөрлегәндә оксалатлар бар, алар кешеләрнең бөерләрендә ташлар барлыкка килүгә китерергә мөмкин. Шулай ук, бу җиләкне күп итеп ашап, ашказаны авырулары, диарея яки эчәклек системасының хроник чирләрен кискенләштерергә мөмкин.
Гузман өстәп әйткәнчә, бөрлегәндә булган органик кислоталар ашказанының лайлалы тышчасын ярсытырга һәм сару кайнауга китерергә мөмкин.
Каны тиз оеша торган кешеләргә дә сак булырга кирәк, чөнки җиләктә К витамины бар, ул кан оешу процессында катнаша.
Җиләк кайберәүләрдә аллергия реакцияләре дә тудырырга мөмкин, дип кисәтте табиб.
Гузман көненә иң күбе 1-2 стакан җиләк ашарга киңәш итә, диелә хәбәрдә.