«Бензин пычкысы күтәреп керә». Минзәлә районында күршеләр низагы фаҗига белән тәмамланган
Минзәлә районында яшәүче ир-атны 9 елга катгый режимлы колониягә хөкем иткәннәр. Аны «Үтерү» җинаять маддәсе буенча гаепле дип тапканнар. Шул турыдагы мәгълүмат район суды сайтында чыккан. Бу хакта KazanFirst хәбәр итә.
Материалларга караганда, фаҗига Иске Матвеевка авылында була. Күрше йортларда яшәгән ике ир-ат арасында бәхәс чыга, аннары алар сугыша башлый.
Шуннан соң ирләрнең берсе, кан эзләрен юар өчен, өенә кереп китә – сугышканда аның бите яраланган була. Хатыны, боларның барысын да күреп, өйдәге пычакларны яшереп куя.
Ләкин ир-ат туктап калырга теләми, бензин пычкысын эләктереп, яңадан ишегалдына чыгып китә. Ярсыган ир иңбашы белән күрше капкасын бәреп, чит территориягә керә һәм яңадан җәнҗал чыгара. Ахырда ул көндәшенә пычак кадый. Мәрхүм ир-ат әлеге йортка дусты янына яшәргә килгән була.
Шаһитлар урынга «ашыгыч ярдәм» чакырта. Табиблар яраланган ир-атны җирле үзәк район хастаханәсенә алып китә. Әмма аны коткара алмыйлар, юлда ул үлә.
Гаепләнүче ир-ат коралны сугышкан вакытта оппонентыннан тартып алуын, моны саклану өчен эшләвен әйткән, диелә хәбәрдә.