«Үткәннәргә мәэюс карыйсың»: кайчандыр татарга хезмәт иткән биналар турында моңсу мәрсия
Кайчандыр татар дөньясына хезмәт иткән, татар тормышы кайнаган, диварларына татар сүзе сеңгән биналарның кайсыберләре «татар картасыннан» юкка чыга бара. Казанда урнашкан шундый берничә бинаны барладык – аларның тарихын һәм бүгенгесен күзәттек, Тукай әйтмешли, «мәэюс карашларын» күрдек.
Милли китапханәдән – ресторанлы бутик-отель (булачак диләр)
100 ел дәвамында – 1919-2020 елларда – Татарстан Милли китапханәсе булган бинада киләчәктә ресторанлы бутик-отель ачылачак. Биш йолдызлы отель булачак, дип тә яздылар. Кыскасы, 5-6 ел вакытыгыз бар – Ушкова йортының данлыклы мәгарәсен күреп кинәнәсегез килсә, бүгеннән акча җыя тора аласыз.
Белешмә: Ушкова йорты – Казаның бай сәүдәгәре Алексей Ушковның үз кәләшенә, Казан университеты профессоры кызы Зинаида Высоцкаяга ясаган туй бүләге. Эклектика стилендәге бу бина ХХ гасыр башында архитектор Карл Мюфке проекты буенча төзелә. Аның уникальлеге шунда: икенче каттагы бүлмәләр төрле, әйтик, неоготика, ампир, рококо, мавритан стильләрендә ясалганнар. Йортның иң зур бизәге – кышкы бакча-мәгарә. Ул табигый тау куышын хәтерләтә. Түбәдә сталактитлар асылынып тора, зур гына аквариумда кабырчыклар, ташлар, сәер балык рәвешендәге кечкенә фонтан сакланган. 1919 елдан Ушкова йортында Татарстан Республикасының Милли китапханәсе эшли. 1995 елдан – федераль дәрәҗәдәге мәдәни мирас объекты.
Милли китапханә реконструкцияләнгән «Казан» милли-мәдәни үзәге бинасына күчкәч, биредә экскурсияләр уздырыла иде. Журналистлар бинаның киләчәге белән һәрдаим кызыксынып тордылар.
Бүгенге халәте: Соңгы мәгълүматлар буенча, бина 273,7 млн сумлык акцияләр хисабына бер оешмага тапшырылган һәм 2031 елга кадәр ремонт-реставрация эшләрен башкару бурычы куелган. Әлегә шулай.
Татар ашлары йортыннан – «Дворец впечатлений»га (эшли)
50 еллап татар ашларын пропагандалаган урын – «Татар ашлары йорты» бинасы – 2023 елның гыйнварында 160 млн сумга сатылды. Аны «Күңел ачу империясе»нә нигез салучы бизнесмен, Архангельскиның элеккеге мэры Александр Донской сатып алган.
Белешмә: Татар ашлары йорты 1969 елда ачыла. Проект авторы – архитектор Менир Яваев, Пенза өлкәсендә туып үскән татар кешесе. Күп тәрәзәле «аквариум-бина» проекты Казанның шул еллардагы баш архитекторы Мөнир Агишев җитәкчелегендә тормышка ашырыла.
Беренче катта – кафе һәм «Кулинария» кибете була, икенче катта – 60 кешелек банкет залы, өченче катта – 20 кешелек зал була. Истәлекләргә караганда, ачылган елларда кешеләр чират торып керә торган булганнар. Татар ашлары йортының беренче шеф-повары – «Татар ашлары» китабы авторы, мәшһүр Юныс Әхмәтҗанов. «Татар ашлары йорты» 1997 елда ябыла, 2002-2004 елларда реконструкцияләнә. Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә мемориаль такта һәм беренче катта музее да барлыкка килә. Юныс Әхмәтҗановның 80 еллыгына Казанның «Татар ашлары йорты» ресторанында шәһәркүләм аш осталары һәм официантлар арасында кулинария һәм өстәл бизәүгә (сервис) багышланган бәйге узуы турында мәгълүмат та бар.
Бинаны саклап кала алмадык. Язучы, шагыйрь Ләбиб Леронның кызы, блогер Ләйлә Лерон-Бахмутова «Татар ашлары йорты» янына «Юныс абый, безне гафу итегез» дигән язу белән басып торып карады.
Бүгенге халәте: Хәзерге вакытта ул «Дворец впечатлений» дип атала һәм кунаклар өчен ачык. Рәсми сайтларындагы язуларга караганда, ул ясалма фәһем һәм 252 рәссам, скульптор, декоратор, дизайнер катнашында ясалган. Монда көзгеле дөньялар, серле урманнар, сюрреалистик супермаркет һәм тагын әллә нәрсәләр вәгъдә ителә. Тышкы диварда «Юныс Әхмәтҗанов эшләде» дигән мемориаль такта тора. Ниндидер мемориаль бүлмәләр яки музей булуы турында мәгълүмат юк. Матбугатта билетларның нык кыйммәт булуына зарланып язалар. Әлегә шулай.
Матбугат йортыннан – «Ногай» ресторанына (эшли)
Республиканың матбугат һәм китап нәшер итү тарихы белән тыгыз бәйләнгән Матбугат йорты бинасында 2015 елдан бирле «Ногай» кунакханәсе эшли.
«Ногай» отеле
Фото: © Салават Камалетдинов/архив
Белешмә: «Матбугат йорты»/ «Дом печати» бинасы – республика дәрәҗәсендәге мәдәни мирас объекты. 1930 елларда нәшриятны һәм редакцияләрне туплаган комплекс буларак салынган. Совет архитекторы Семен Пэн проекты буенча конструктивизм стилендә эшләнгән совет архитектурасы ядкәре. Биредә ТАССРның Нәшрият, полиграфия һәм китап сәүдәсе эшләре буенча дәүләт комитеты (соңрак министрлык), Татарстан китап нәшрияты, Язучылар берлеге идарәсе, Язучыларның Тукай клубы һәм республикадагы иң зур китап кибете урнаша. 1974 елда редакцияләр Декабристлар урамына күченә. Соңрак Язучылар берлегенә дә Мөштәри урамында бина бирелә, Тукай клубы да шунда күченә.
Бүгенге халәте: Дүрт йолдызлы «Ногай» кунакханәсе Казанның тарихи үзәгендә урнашкан. Кунакханә территориясендә рестораннар һәм шәхси парковка, спа һәм тренажерлар залы, конференцияләр залы, балалар өчен уен мәйданчыгы бар.
Бинада «Тукай» конференц-залы бар. «КИТАП CLUB» рестораны эшли. «Тематик ресторан Татарстанның китап басу тарихына алып кереп китеп, милли һәм Европа ашлары белән таныштыра» дип язылган сайтында. Сүз уңаеннан, ресторанның үз шәхси сыра заводы да бар, ди.
«Тукай» залына килгәндә, биредә Татарстан китап нәшрияты үзенең кайбер китап презентацияләрен үткәрә.
Бауман урамы ягыннан җыйнак кына китап кибетенә дә керергә була. Анда Татарстан китап нәшрияты китаплары сатыла.
ххх
Нигә боларны искә алдыммы? Тинчурин театрының Татарстан уамындагы театр бинасына күчәчәк. Камал театрына Такташ урамында яңа бина салынганнан бирле Татарстан урамындагы бина язмышы җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә иде. Музыкаль театр ачылыр, дигән өмет тә булды, тагын күп вариантлар каралды. Җиңел сулап куйдык – димәк, бина татар дөньясына кала.
Ә 1988 елдан бирле Тинчурин театрыныкы булган, алдарак Камал театры урнашкан бина нишләр? Югыйсә, театрның бу бинаны зурайту проектлары да бар иде.
Белешмә: Бүгенге көндә Горький урамы, 13 нче йорт адресы буенча билгеле бина 1850 елда Ксаверий Скарженский проекты белән торак йорт буларак салынган. 1912 елда Амлонг проекты буенча үзгәртеп корылгач, бинаның театраль тарихы башланган: башта «Яңа театр» урнашкан була, аннары – Камал театры, хәзерге бинасына күчкәнче, Опера театр да биредә эшли. 1988 елдан – Тинчурин театры, хәер 1933 елда театрның беренче репетицияләре дә Камал театрының канаты астында биредә башланган була.
Шәһәрнең Тинчурин театрының Горький урамындагы бинасы урнашкан ягында татарча сүз яңгырап торган биналар бик аз – Мөштәри урамында Язучылар берлеге, Карл Маркс урамында Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Бөтендөнья татар конгрессы – болар нигездә күпмедер дәрәҗәдә офислар, монда кабинетларда эш кайный. Әле экспозицияләре булмаган Сәйдәш музееннан кала, Тинчурин театры – халыкны кабул итеп татарча хезмәт күрсәтә торган бердәнбер урын. Шәһәр үзәгендә озак еллар татар дөньясы өчен хезмәт иткән бинаны югалтмыйсы иде.
Ә монда торак комплексына әверелгән «Болгар номерлары» турында укый аласыз.