ru24.pro
Intertat.ru
Август
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Балага ана сөте кирәк: «Имезү яман шештән һәм кинәт үлемнән коткара»

0

«Имезү яман шештән саклый»

«Имезү әниләрнең сәламәтлегенә ничек тәэсир итә?» – дигән сорауга табиблар: «Һичшиксез уңай», – дип җавап бирәләр. Имезүнең нинди өстенлекләре бар соң?

  • Бала тапканнан соң тернәкләнү вакыты кыскара.

Бала имезгәндә окситоцин гормоны бүленеп чыга, бу – бала тапканнан соң аналыкның нормаль үлчәменә кире кайту процессын тизләтә.

  • Төрле авырулар барлыкка килү куркынычы кими.

Баланы имезү әниләрдә кайбер төр яман шешләр, мәсәлән, күкрәк һәм күкәйлек рагы барлыкка килү ихтималын киметә. Имезү ашкайнату эшчәнлеген яхшырта, хатын-кыз органнарында ялкынсыну һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары үсеше куркынычын киметә. Ул шулай ук ябыгырга ярдәм итә – лактация өстәмә калорияләрне яндыра, шулай итеп, хатын-кызга бала тапканнан соң тизрәк ябыгырга мөмкинлек бирә.

  • Бала тапканнан соң депрессия барлыкка килү ихтималы кими.

«Бала белән аралашу һәм аның турында кайгырту әни кешенең кәефен яхшырта. Имезгәндә якынлык һәм ышаныч хисе туа, ул гомер буе саклана», – дип сөйли 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең акушерлык һәм гинекология буенча баш табиб урынбасары Татьяна Шиһабетдинова.

Окситоцинны «бәйлелек гормоны» дип атыйлар. Ул әниләрдә яңа туган баласына якынлык һәм бәйлелек тойгысын уята, бу – алар арасында эмоциональ бәйләнеш булдыра. Пролактин гормоны әнинең психоэмоциональ халәтенә йогынты ясый, стресс һәм борчылу дәрәҗәсен киметә.

Фото: © «Татар-информ»

«Имезү ана сәламәтлегенә дә, бала сәламәтлегенә дә уңай йогынты ясый. Әни белән булган элемтәне беркем һәм берни дә алмаштыра алмый. Күкрәк сөте имгән бала тынычрак була һәм ата-анасының антитәнчекләре белән саклана. Ана сөте кермәсә, иммунитет төшә: салкын тию, диарея, косу, шулай ук кинәт үлем синдромы куркынычы арта. Күкрәк сөте – уникаль балансланган продукт, табигать аңа барлык кирәкле элементларны салган», – ди акушер-гинеколог.

«Күкрәк сөтендә 400дән артык компонент булуы билгеле. Аларда пробиотиклар, синбиотиклар, пребиотиклар күп. Шулай ук табигый антибиотиклар да, мәсәлән, гөмбәчекләргә каршы активлыкка ия булган лактоферрин. Биологик актив матдәләр дә, мәсәлән, эчәклек микрофлорасын формалаштыручы олигосахаридлар. Сөттә май кислоталары да бар – алар когнитив үсеш формалашуда бик мөһим», – дип өстәде 7 нче шәһәр хастаханәсе каршындагы перинаталь үзәктә яңа туган балалар патологиясе бүлеге мөдире Анна Бабинцева.

Белгечләр 1000 көнне аерым билгелиләр – моңа йөклелек чоры һәм бала тормышының беренче 2 елы керә. Табиблар сүзләренчә, нәкъ менә шушы вакыт кешенең киләчәк тормышына йогынты ясый. Узган гасыр азагында галимнәр зур тикшеренүләр үткәргән һәм кызыклы нәтиҗәгә килгән: күкрәк сөте имгән балалар катнашма белән тукланган балаларга караганда эшендә югарырак вазыйфалар биләүгә ирешә.

Анна Бабинцева

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Баланы аның теләге буенча имезергә кирәк сан буенча бернинди лимит юк

Яңа гына бала тапкан аналар, имезә башлагач, кайбер кыенлыклар белән очраша. Төп кыенлык – баланы дөрес тоту. Әгәр моны дөрес эшләмәсәң, бала кирәкле күләмдә сөт ала алмый, чөнки лактация башланмый.

7 нче шәһәр хастаханәсенең медицина персоналы хатын-кызларга баланы ничек итеп дөрес имезергә һәм күкрәкне ничек эшкәртергә икәнен күрсәтә. Клиника каршында 3 хатын-кызлар консультациясе бар, анда әниләр өчен дәресләр уза – медиклар күкрәк сөте, баланы ашату турында да сөйлиләр.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсе каршындагы перинаталь үзәктә имезү бүлмәләре бар. Бала реанимациядә булса да, ана сөте аңа барып җитәчәк. Айга 2 тапкыр без перинаталь үзәккә экскурсияләр оештырабыз. Бала табарга әзерләнүче хатыннар кая киләчәген һәм аларны нәрсә көтүен белеп килә. Без аларда уңай психоэмоциональ кәеф тудырабыз», – дип сөйләде Татьяна Шиһабетдинова.

Акушер-гинеколог сүзләренчә, клиника табиблары җитлеккән баланы туганнан соң ук анасының күкрәгенә куя. 7 нче шәһәр хастаханәсендә бала табарга ирең белән бергә керү һәм «алтын сәгать» практикалары кулланыла. Бала тудырганнан соң беренче 60 минутта ана һәм бала «тәнгә тән» элемтәсен урнаштыралар.

«Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы имезү өчен сроклар куймый. Шуны әйтә алам, 6 айга кадәр сөт кенә ашатырга, ә аннары өстәмә ризыкларны кушарга кирәк. 3-4 яшькә кадәр имезүдә бернинди начарлык та юк, әмма артыкка китмәү яхшырак», – ди Анна Бабинцева.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Неонатолог күкрәк сөтен су белән кушмаска киңәш итә, бигрәк тә сабыйның беренче айларында. Ана сөте – ул сабый ихтыяҗларына яраклаша торган продукт. Өстәвенә, ул болай да нигездә судан тора. Табиб, баланы аның теләге буенча ашатырга кирәк, дип аңлата. Ашату саны буенча бернинди лимит та юк, ди ул.

Бала тапканнан соң сөт югалмасын өчен киңәшләр:

  • баланы даими рәвештә күкрәккә кую – лактацияне саклап калу өчен бала таләбе буенча имезү мөһим;
  • җитәрлек ял итү – йокы җитмәү гормоннар синтезын боза;
  • гаиләдән ярдәм алу;
  • үзеңнең эмоциональ халәтеңне күзәтү, чөнки стресс сөт барлыкка килүгә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Табиблар сулыш күнегүләре, йоклар алдыннан җылы ванна һәм саф һавада йөрергә киңәш итә;
  • дөрес туклану һәм күп итеп җылы сыеклык эчү – каты булмаган чәй, компот, сок һәм су.

«Имезү вакытында контрацепция ысулларына килгәндә, хатын-кызлар консультациясе акушер-гинекологы белән киңәшләшергә кирәк. Имезүче әниләр өчен лактациягә йогынты ясамый торган контрацепция ысуллары бар, мәсәлән, презервативлар, диафрагмалар яки спермицидлар. Прогестиннан гына торган ораль контрацептивлар сөтнең сыйфатына, тәменә һәм составына йогынты ясамый, шуңа күрә бала өчен куркынычсыз. Белүемчә, хатын-кызлар аларны киң куллана», – ди Татьяна Шиһабетдинова.

Татьяна Шиһабетдинова

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Без беркемне дә мәҗбүр итмибез, әмма сабыйны имезергә кирәк»

Кайчагында яңа гына бала тапкан әниләр сабыйларын имезә алмый. Бала сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра торган препаратлар кабул итүчеләргә күкрәк сөте ашату киңәш ителми.

«Безнең перинаталь үзәктә «сөт бизе яман шеше» диагнозы куелган авырлы хатын-кыз бар. Ул химиотерапия ала, һәм табиблар консилиумы «бала туганнан соң аңа имезергә ярамаячак» дигән карарга килгән», – дип сөйләде Татьяна Шиһабетдинова.

Кайбер хатын-кызлар имезүдән үзләре баш тарта. Алар үзләренең тышкы кыяфәте, ә нәкъ менә күкрәк формасы һәм тән массасы өчен борчыла. 7 нче хастаханә табиблары әйтүенчә, әз булса да, имезүдән баш тартучылар бар.

«Мин бу хатын-кызларны тынычландырырга теләр идем. Бүгенге көндә сөтне саву җайланмалары бар, алар авырттырмый да, күкрәк формаларын да бозмый. Өстәвенә, фигураны саклап калу өчен күнегүләр дә ясарга мөмкин», – ди Анна Бабинцева.

7 нче хастаханә табиблары әйтүенчә, имезергә теләмәүче әниләр белән клиникада психологлар, акушер-гинекологлар һәм неонатологлар эшли. Еш кына алар булачак әниләрнең фикерен үзгәртүгә ирешә.

«Без беркемне дә мәҗбүр итмибез. Имезергәме яки имезмәскәме – бу хатын-кызның үз карары. Без күкрәк сөте белән тукландыруның ни өчен әнинең үз организмы өчен файдалы булуын һәм аның нинди тискәре яклары булуын җентекләп аңлаттык», – ди Татьяна Шиһабетдинова.

Чыганак: «Татар-информ», Роман Баданов