Авыр атлетика буенча Россия чемпионы Михаил Кокляев «Зәңгәр күлмәк»не җырлый - видео
Авыр атлетика буенча Россия чемпионы, танылган спортчы Михаил Кокляев, татарча «Зәңгәр күлмәк» җырын башкарып, язылучыларын таң калдырган. Ул җырны Татарстанның атказанган артисты Сәйдә Мөхәммәтҗановага кушылып җырлый. Спортчы җырның сүзләрен яттан белүе өстенә, аны искиткеч моңлы итеп башкаруы белән дә сокландыра.
Мондый башкарудан соң, әлбәттә инде, язылучылары спортчыга мактау сүзләрен кызганмаган.
«Сезнең кебек көчле, харизмалы кешенең безнең мәдәниятебезгә хөрмәт белән каравы бик сөенечле. Михаил, татарча җырлавыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Без, татарлар өчен, бу бик мөһим. Сезне дәрәҗәле спортчы буларак кына түгел, ә чын ир-ат, гади, изге күңелле кеше буларак та хөрмәт итәбез»;
«Бөтен татар да болай итеп җырлый алмый»;
«Афәрин», – диләр аңа.
«Михаил, бик матур җырлыйсыз. Сез татар телен беләсезмени? Әллә инде җырны гына ятладыгызмы?» – дип тә кызыксыналар аннан. Михаил татарча җырларны үзенең Тимергали бабасыннан ишетүе турында сөйли.
«Балачагымда әнием ягыннан бабам татарча җырлар башкара иде. Минем татар телен бик тә өйрәнәсем килә. Инде репититор таптык. Ә җырларны мин тоям, шуңа истә калдырам», – дип җавап биргән спортчы.
Михаилга Салават Фәтхетдинов репертуарыннан «Бер егет гармун сайлый» җырын башкарырга тәкъдим итүчеләр дә булган. Спортчы әлеге җырны табып өйрәнергә сүз биргән. «Зәңгәр күлмәк»не Сәйдә Мөхәммәтҗанова белән дуэт итеп яздырырга да тәкъдимнәр килгән.
Кайберәүләр җырны тыңлап күз яшьләрен тыеп тора алмаулары турында язалар. «Сүзсез, бары тик хисләр генә! Тамырларыгызда татар каны ага, сизелеп тора», – диләр аңа.
Михаил Кокляев – 105 килограммнан күбрәк авырлык категориясендә авыр атлетика буенча күп тапкыр Россия чемпионы, кубоклар иясе, авыр атлетика һәм пауэрлифтинг буенча халыкара класслы спорт остасы, көч экстримы, бодибилдинг һәм пауэрлифтинг буенча ярышларны алып баручы, рефери.