Айгөл Бариевадан телне йотарлык лечо рецепты
Җырчы Айгөл Бариева искиткеч тәмле лечо – «Анкл Бенс» ясау ысулын тәкъдим итә.
Салат өчен:
- 1 стакан көнбагыш мае;
- 1 стакан шикәр комы;
- 1 стакан (200гр) томат пастасы кирәк була.
Әлеге ингридиентларны болгатырга һәм сүлпән утка утыртырга, шикәре эреп беткәнче болгаткалап торырга кирәк. Шуннан соң вак итеп туралган ташкабак (2 кило), ярты стакан су, 2 аш кашыгы уксус һәм 2 аш кашыгы тоз өстәргә. Сүлпән генә утта 10 минут пешерергә.
Вак итеп туралган суган (1 кг) өстәргә һәм 10 минут пешерергә. Аннан соң 1 кг озынча итеп туралган татлы борыч салып, тагын 10 минут пешерергә. Вак итеп туралган помидор (1 кг) өстәгәч, 20 минут дәвамында сүрән утта тотарга кирәк.
Салатны стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз. Кечкенә банкаларга – 1 чәй кашыгы, ә зурларга - 1 аш кашыгы уксус салып ябабыз. Эшнең ахырында банкаларны әйләндерергә һәм төреп, бер тәүлеккә җылы урынга куярга кирәк.