ru24.pro
Intertat.ru
Август
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Путин һәм Трамп Аляскада очрашты, сөйләшүләр башланды

0

Россия Президенты Владимир Путин һәм Америка лидеры Дональд Трамп Анкориджда (Аляска штаты) очрашты. Самолетлардан төшкәч, лидерлар бер-берсенең кулын кысты һәм, бер машинага утырып, сөйләшү урынына китте, дип яза РИА Новости.

Сөйләшүләр «өчкә-өч» форматында уза. Россия ягыннан сөйләшүләрдә Россия Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков һәм РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров катнаша. Америка ягыннан – дәүләт секретаре Марко Рубио һәм махсус вәкил Стивен Уиткофф.