Бассейнда кыз баланың чәчен су төбендәге торба суырып алган – видео
12 августта Мәскәүнең көньяк-көнбатышындагы Аллея Витте урамында урнашкан ачык бассейнда бер кыз чак кына үлми калган, аның чәчләрен бассейн төбендәге торба суырган. Әлеге вакыйга видеога эләккән. Бу хакта РЕН ТВ хәбәр итә.
Кадрлардан күренгәнчә, бассейнда кыз әнисе белән бергә булган. Бер мизгелдә ул суга чума һәм аның чәчләре торба эченә кереп китә. Әнисе шунда ук кызын судан чыгарырга тырыша башлый. Аңа ярдәмгә күңел ачу комплексы хезмәткәре килә. Алар, бергәләп, кызны тартып чыгара.
Әлеге факт буенча «Иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган, дип хәбәр итәләр башкала Тикшерү комитетында.
Зыян күргән кызны табиблар караган, һәм ул хастаханәгә озатылган, диелә хәбәрдә.