«Уңышны җыйдык, агачларга рәхмәт әйтик» – җиләк-җимеш агачларын тукландыру ысуллары
Август – киләсе ел уңышына салынган инвестиция, һәм иң яхшы ысул – тукландыру. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итә.
«Бөтен бакчачылар хәзер җиләк-җимеш агачларының мул уңышына куана, ләкин шуны онытмаска кирәк: нәкъ менә хәзер алар киләсе ел өчен нигез сала – чәчәк бөреләре формалаша, кышка җыелу өчен кирәкле туклыклы матдәләр туплый, – дип хәбәр итте даими экспертыбыз Габделхәй Сәмигуллин. – Киләсе елда да тәмле җимешләр үстереп һәм җыеп була, шуңа хәзер үк аларны кайгыртыгыз».
Җиләк-җимеш агачларын тукландыруны уңышны җыеп бетергәч кенә башларга кирәк.
1. Табигый ашлама: агач көлендә калий, фосфор һәм агачка кирәкле тагын дистәләгән микроэлементлар бар. Иң мөһиме – чүп-чар яки буялган агач яндырылганнан калган көлне кулланмаска.
Куллану тәртибе: һәр агач тирәли түтәлгә 1-2 стакан көл сибәргә. Аннары туфракка су сибәргә кирәк.
Көл төнәтмәсе: 1 стакан көлне 1 чиләк суга салып, 2-3 көн төнәтергә, сөзәргә һәм агач ябалдашы зурлыгында тирәли түгәрәк буйлап сибәргә.
- Мөһим: ашламаны агачның төбенә түгел, ә ябалдашы зурлыгында әйләнә эченә салырга кирәк – тамырларның суыручы өлеше нәкъ шунда урнаша.
2. Әзер ашлама: суперфосфат – фосфорны җиңел үзләштерелә торган формада бирә. 1 квадрат метр җир өчен 2 аш кашыгы ашлама кирәк.
Куллану тәртибе: Таяк белән ясалган чокырчыкларга порошокны өлешләп салырга. Яки җир өстенә сибеп, аннары туфрак белән күмәргә.
Тукландыру нәтиҗәсе: алма, груша, өрек кебек җимешләр татлырак һәм хуш ислерәк була, саклаганда озак череми. Агачлар кышны җиңелрәк кичерә, суыклардан зыян күрми. Язын мул чәчәк ата, бу – мул уңыш гарантиясе, дигән сүз.