13 августка һава торышы һәм ай календаре
13 августта Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Көндез кыска вакытлы, урыны белән көчле яңгыр ява. Кайбер районнарда яшен була, көндез боз явуы ихтимал. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк. Төньяк-көнчыгыштан 5-10 метр тизлектә, көндез урыны белән 14 метр тизлектә, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +11..+16˚, көндез +20..+25˚ градус.
Кимүче ай, ай Кучкар йолдызлыгында.
Кура җиләге, карлыган, кыржовник, зелпе куакларын яңартып, форма биреп ботакларын кисәргә кирәк. Кыяр, ташкабак һәм помидорның саргайган яфракларын, борычның уңыш бирми торган үрентеләрен өзеп ташларга була. Җимеш агачлары төбенә компост, янган тирес һәм пычкы чүбе чәчү өчен уңай вакыт.