ru24.pro
Intertat.ru
Август
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

БПЛА һөҗүме куркынычы сәбәпле, Татарстанның 4 шәһәрендә яшеренү урынына барырга сорыйлар

0

Казанда, Алабугада, Чаллыда, Түбән Камада беспилотниклар һөҗүме куркынычы игълан ителде. Халыкны яшеренү урыннарына төшәргә сорыйлар. Мәгълүмат Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасында чыкты. Бу турыда «Татар-информ» яза.

«Куркынычсызлык чараларын күрергә кирәк. Яшеренү урынына төшегез, тәрәзәләр янына килмәгез, уяу булыгыз», – диелә хәбәрдә.

Татарстан территориясендә Мәскәү вакыты буенча 7.25 сәгатьтән башлап «Беспилотниклар куркынычы» режимы гамәлдә. «Казан» халыкара аэропортында «Ковер» режимы кертелде.