ru24.pro
Intertat.ru
Август
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Алмаз Мирзаянов: «Без «няня»га түләмәгән акча әбинеке»

0

Татар эстрадасы җырчысы Алмаз Мирзаянов «Туган тел» телеканалында «Сер итеп кенә» тапшыруында булган. Ул алып баручы Роза Хәйруллинаның сорауларына җавап биргән.

Сезнең яшәешегез әле дә Зөлфирәнең (артистның хатыны) туган йортында. Анда гел үсеш, үзгәреш, ремонт… Монда шулай ук Зөлфирә белән икегез эшләгән акчагыз керә. Сез бит анда кияү генә, юмарт кияү булып күренәсең киләме? Үзебезнең дөньяга акча күбрәк тотылса яхшы булыр иде, дип ачуың килмиме?

– Безнең дөнья бит инде ул. Безнең балабыз шунда яши. Минем хатынымны тудырып үстергән әнисе – безнең дөнья түгелмени? Без шул ук вакытта минем әти-әнигә дә йортларын карап торырга булышабыз. Быел гына да яңа сарайлар төзеттек, койма белән уратып алдык. Аллаһка шөкер, ике якны да тигез күрергә тырышабыз. Иң еш, 99 процент яшәгән җиребез – Зөлфирәнең туып-үскән нигезе. Ул – безнең акча гына, дип әйтә алмыйм. Без ниндидер «няня»ларга түләмәгән акча, ул автоматически әбинең (Зөлфирәнең әнисе) акчасы булып бара. Бер уйласаң, ул үзе, эшкә йөрмичә, безнең баланы карый. Югыйсә ул эшләгән булыр иде, ул бит мәктәптәге эшен ташлап, безнең баланы карый башлады. Мин «няня»ларның айлык хезмәт хакы аз димәс идем, ул 100-150 мең сумга төшәдер. Шулайдыр бит?

СүбехәнАллаһ! Мин тыңлыйм да Алмазны… Бу тапшыруны һәр кеше, кияү тыңласын иде. Тормышның барлык нечкәлекләрен аңласын иде, дип телим.

– Ә нәрсәгә җыярга да, талашып ятарга. Без бүген бар, иртәгә – юк. Булган тормышта рәхәт итеп яшисе килә. Шуңа күрә без концертларыбызда да халыкка гаилә кыйммәтләре, мәхәббәт, ярату, тормышның кадерен белү турында җиткерергә тырышабыз. Әгәр тамашачы «менә шулай икән бит ул» дип кайтып китсә, безнең миссиябез үтәлгән, дигән сүз.