ru24.pro
Intertat.ru
Август
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Сөт белән пешерелгән алма шарлоткасы рецепты

0

Сезгә җиңел шарлотка рецептын тәкъдим итәм.

Ингредиентлар: 4 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 0,5 стакан җылы сөт, 1 чеметем тоз, ярты кап көпшәкләндергеч, якынча 400 грамм он.

Йомырканы белән шикәр комын миксерда тугларга, шуңа үсемлек мае, җылы сөт, тоз салып тагын тугларга. Аннары көпшәкләндергеч белән он салып болгатырга. Камыр куе каймактан бераз куерак булырга тиеш.

Табаны майларга һәм камырны салырга, кашык белән җәеп җибәрергә. Аның өстенә туралган алма (башка җиләк-җимеш тә мөмкин) төзеп чыгарга һәм духовкага куярга.

Өсте кызарганчы духовканы ачмаска киңәш ителә, чөнки кабарган пирогның «утыруы» бар.

Пирог суынгач, өстенә шикәр оны сибеп, матурлап чәй янына бирергә була.

Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Василова