ru24.pro
Intertat.ru
Август
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Үз телем» грантлар бәйгесе: Сорый белеп сорасаң, бирүчесе тәкатьсез

0

Быел Казанда милләтнең үзаңын, мәдәниятен һәм телен үстерә торган 15 проект гөрләп эшләп китәчәк. Әлеге проектны тәкъдим итүчеләргә грантлар таратылды.

Милләтне үстерү максатларын күздә тотып грант алырга теләүчеләр ТР Мәдәният министрлыгының Иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге җитәкчесе Айрат Фәйзрахманов, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Алсу Биктова, телерадио алып баручысы Айваз Садыйров һәм шагыйрь Йолдыз Миңнуллина алдында чыгыш ясады. Җиңү өчен аларның баллары мөһим иде.

«Таныш йөзләр күрүгә шатмын, яңа йөзләр дә бар – анысы бигрәк тә сөендерә. Катнашуыгыз өчен рәхмәт. Бу – татар телен популярлаштыру юлындагы матур проектларның берсе, һәм без аны дәвамлы булуын телибез», – диде жюри утырышының азагына гына булса да килеп өлгергән Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, нәтиҗәләрне игълан иткәндә катнашучыларны сәламләп.

Чыннан да таныш йөзләр шактый иде, һәм аларның бер өлеше кабаттан грант алды, бер өлеше алмый калды. Яңа йөзләр дә бар иде – алар азрак. Нәтиҗәдә финалга чыккан 15 проектның нибарысы 4есе генә грантсыз калды. Аларның да 3есе – грант алып караган кешеләр.

  • Студент-биолог Ләйсән Ләбипова «Татарстанның фауна дөньясы» дигән өстәл уены тәкъдим итте – отмады.
  • Кариев театры артисты Булат Гатауллин «Хәбибуллин хыяллары» дип аталган документаль спектакль чыгарырга 500 мең сум акча сорады – отмады.
  • «Саф» радиосы балалар өчен 17 әдәби әсәр яздырырга 210 мең сум акча сорады – отмады.
  • «Зәкәрия» музыкаль төркеме яңа клип төшерергә һәм тагын ниндидер максатларда акча сорады – отмады.

«Зәкәрия» музыкаль төркеменең клип төшерергә 400 мең һәм аның ротациясенә 150 мең соравы, миңа калса, бераз әрсезлек инде, йомшак кына әйткәндә. «Ay Yola» башкорт төркеме уңышын гарантияли аласызмы, кызлар? Гарантияләсәгез, күбрәк тә бирерләр иде дә бит...

«Саф» радиосы сорый да сорый инде ул, бер елны алар өчен журналист Алсу Хәбибуллина сораганын һәм күпдедер ала алганын хәтерлим, хәзер командада Алсу юк икән, ул хәзер сценарист һәм «ТНВ»да күрсәтеләчәк телесериалны төшереп йөри. «Нинди радио соң бу?» дип, сайтларына кереп караган идем, «Без e-mail аша аралашырга яратабыз! Хат языгыз, ул безгә мөһим булып күренсә, 2-3 көн эчендә җавап бирербез», – дигән игъланга төртелгәч, алга таба карап тормадым.

«Саф» радиосы 17 әсәрне аудиога яздыру өчен 210 мең сум акча сорый. Проект җитәкчесенә – 30 мең сум, 5 артистка 5әр мең сумнан – 25000 сум, тавыш режиссеры һәм техник белгечкә – 30000 – 15000 сум, әдәби редакторга – 30 000 сум. Интернет радиога чыгару – 30 000 сум (монысы ни аңлата?). 7 айга смм-белгечкә – 30000 сум. Интеллектуаль милек буенча юрист хезмәтенә – 15 000 сум. Миңа бу смета сәер тоелды. Тагын да сәере – теге 17 әсәр авторына гонорар юк, ә менә алардан авторлык хокукларын алып бирүче юристка – бар. «Юристка нигә бар?» димим, «Язучыга нигә юк?» – дим.

Булат Гатауллин алдагы елда татар халык әкияте буенча куелачак «Шайтан. Кыз. Егет» спектакле өчен 600 мең сум алган иде. Спектакль чыкты, уңышлы гына бара, дип беләм. Быел грант ала алмавын да аңлыйм, чөнки быелгы проект – «Хәбибуллин хыяллары» – Кариев театры тарихына багышланган проект, димәк, театр аны үзе чыгарырга тиеш, дип фикер йөртте экспертлар. Шәхсән мин бу проектка зуррак балл куйган булыр идем, әмма мин быел күзәтүче генә.

Менә яшь биолог, студент кыз Ләйсән Ләбиповага акча бирелмәүгә борчылдым. Проекты да кызыклы иде, һәрхәлдә артык булмаса да, башкаларныкыннан ким түгел.

Ләйсән Ләбипова

Фото: © Рузилә Мөхәммәтова

Кыскасы, шушы 4 проекттан кала барысы да акча дипломы күтәреп таралышты. Әйдәгез, кеше акчасын санау бигүк матур күренеш булмаса да, проектларны барлап чыгыйк.

Шулай итеп, җиңүчеләр:

1. Фаил Баязитов – «Квизмафия» уены

2. Ләйлә Гарифҗанова – балалар өчен «Куен дәфтәре»

3. Диләрә Гафиятуллина – шәҗәрә төзү әсбабы

4. Миләүшә Закирова – «Тәмле китап»

5. Миләүшә Закирова – «Серле Казан» видеолары

6. Сәйдә Кадыйрова – «Сәрвиназ» балеты

7. Зөләйха Камалова – «Барсиклар гаиләсе» комиксы

8. Зөләйха Камалова – «Итил суы ака торур» график романы

9. Баязит Хәсәнов – татарча филворд уены кушымтасы

10. Ләйсән Шәрәпова – «Островский урамындагы йорт» китабы

11. Алсу Хафиз – «Тулай торак» документаль фильмы

Шарт буенча әлеге проектлар ел азагына кадәр гамәлгә ашырылырга тиеш. Ә 2026 ел башында җиңүчеләр инде әзер проектларын тәкъдим итәчәк.

Иң эре «балыкларны» Искәндәр Гыйләҗев кызы Миләүшә Закирова белән Нурихан Фәттахның оныгы Зөләйха Камалова эләктерде. Икесе дә ел азагына кадәр икешәр проектны тормышка ашырачак.

Миләүшә Закирова «Казан серләре» мәгърифәтчелек проекты һәм «Татарча уникаль рецептлар китабы» өчен грантлар алды. «Казан серләре»н әтисе, күренекле тарихчы галим Искәндәр Гыйләҗев белән әзерләмәкче – 5-7 минутлык роликларда моңарчы билгеле булмаган кызыклы фактлар чыгарырга вәгъдә итә. «Күпме акча бирәсез – шулкадәр төшерә алабыз», – диде ул. Әлегә 8 ролик планлаштырылган.

Нурихан Фәттахның оныгы Зөләйха Камалова «Итил суы ака торур» романы буенча график роман әзерләмәкче – аның өчен, презентацияләүне дә кертеп, 250000 сум акча сорый. Бастыру каралмаган.

Былтыр грант алган «Барсиклар һәм Heko» буягыч комиксы («Пропеллерс» студиясе) быел да дәвам итәчәк. Зөләйха теләсә нинди экспертның күңеле эреп агарлык ролик әзерләгән иде – сөйкемле балалар: «Комиксның дәвамы кирәк», – дип торалар. «Сорый белеп сорасаң – бирүчесе тәкатьсез» диләрме әле?

Фаил Баязитов «Квизмафия» проектын тәкъдим итә

Фото: © Рузилә Мөхәммәтова

КВНщик, юморист, алып баручы, «Вертолет» яшьләр клубы директоры Фаил Баязитов «Квизмафия» уены белән 8 тапшыру төшерү өчен 466 мең сум акча алды. Уен белән татар телен популярлаштырып була һәм чыгарылышларны 100 000 кеше онлайн караячак, дип вәгъдә итә. «Бу проектның исемендә үк җисеме, ягъни бөтен дөньяга танылган «Мафия» уены бар һәм көннән-көн популярлык алган квизлар. Шуларны берләштердек тә, бер яктан – кызыклы һәм мавыктыргыч, икенче яктан, Татарстанның тарихын, мәдәниятебезне, сәнгатебезне өйрәнү өчен бер файдалы корал булырлык уен тәкъдим итәбез», – диде ул.

Алсу Хафиз «Тулай торак» проектын тәкъдим итә

Фото: © Рузилә Мөхәммәтова

Алсу Хафиз «Тулай торак» документаль фильм өчен 460 мең сум акча сорады һәм алды да. Ул музей директоры һәм драматург Айдар Әхмәдиев белән бергә Сәйдәш музее урнашкан тарихи бина һәм анда яшәгән бөекләр турында кино төшерәчәк. «Бу йортта 20 нче еллардан башлап 1989 елга кадәр бик күп шәхесләр яшәгән – алар анда йоклаган, ашаган, аралашкан, аерылышкан, талашкан... Бу бина танылган иҗатчыларны берләштерә», – дип сөйләде ул. Проектның бюджеты – 519 сум, проект авторлары 59 000 сум акчаны үзләренекен тотачак. Бәлки, бу проектны Мәдәният министрлыгының кинематография буенча субсидияләр конкурсына тәкъдим итәргә кирәк булгандыр. Ярты миллион сумлык минкульт субсидиясенә төшерелгән «сөйләүче башлар» күп булып, плюс/минус тагын бер булганнан дөнья ишелмәс.

– Сценарий буенча вакыты күпме?

– 40 минут дип уйлап торабыз.

– Кыска метр...

– Кыска метр.

– Юк шул, кыска метр 26 минутлык...

– Уртача метр.

Яшь рәссам Ләйсән Шәрәпова рус телендә басылып чыккан китапның татарчасы өчен акча сорады. «Островский урамындагы йорт» китабы турында сүз бара. Аның русчасы Шәриф Камал музеенда сатыла. Акча китапны тәрҗемә итәргә, корректорга һәм нәшрият өчен кирәк. Рәссам артында авторитетлар тора: Шәриф Камал музее директоры Айдар Шәйхин, русча язган 32 битлек китапның һәр битен нибары 500 сумнан Татарстан китап нәшрияты редакторы Айсылу Галиева татарчага тәрҗемә итәчәк, ди.

Биюче Сәйдә Садыйрова композитор Илһам Байтирәкнең «Сәрвиназ» симфония-балетын куймакчы.

  • Балетның тарихы: 1948 елда Салих Сәйдәшев белән Гай Таһиров «Гөлнара» балетын иҗат итәләр, 2002 елда Илһам Байтирәк белән Илшат Хәлиуллин «Гөлнара» нигезендә «Сәрвиназ» симфония-балетын язалар – 2 очракта да куелмый калган. Проектның бюджеты – 587500 сум. Сорала торган сумма – 215 500 сум.

Проект артында, яшь булса да, оештыру мәсьәләләрендә тәҗрибәле егет, дирижер Айдар Ниязов тора булса кирәк, ул «Үз телем» акчасына бер Милли музыка фестивале уздырган иде инде. Бу юлы балет куялар һәм... 1 тапкыр күрсәтәләр.

Ниһаять, 3 яңа йөз (грант алучы буларак), һәм мин аларны күрүгә бик шатмын.

Ләйлә Гарифҗанова

Фото: © Рузилә Мөхәммәтова

Танылган татар теле укытучысы һәм шагыйрә Ләйлә Гарифҗанова – балалар өчен «Куен дәфтәре» турында: «Юлда барганда да, берәр җирдә булганда да, балалар телефонга гына текәлеп утырмасыннар өчен, «Куен дәфтәре» эшләргә булдым. Үземнең укучыларым өчен моңа охшаш интерактив дәфтәрләр эшләгән идем, һәм алар 1 нче сыйныф укучылары тарафыннан 2 ел дәвамында апробация үттеләр, аларга бик ошый», – диде Ләйлә Гарифҗанова. Ул Казан Мэриясендә татар теле курслары да алып бара.

Шәҗәрәләр төзү остасы Диләрә Гафиятуллина шәҗәрә төзү әсбабы чыгарырга вәгъдә итә. «Мин «Туганнар» проектын алып барам, ул – шәҗәрәнең схемалары һәм мәгънәләре турында, һәм шушы проект кысаларында 2 ел элек балалар өчен әсбап, эш дәфтәре уйлап чыгарган идем. Хәзер аны басма итеп чыгарырга ниятлибез», – диде ул.

Баязит Хәсәнов «Татарча филфорд уены» кушымтасы проектын тәкъдим итә

Фото: © Рузилә Мөхәммәтова

Баязит Хәсәнов – «Татарча филворд уены» кушымтасы.

Күзәтүләрдән чыгып ясалган, кайбер нәтиҗәләр:

Беренчедән, беренче елларда грантның кешегә проектын тормышка ашырып, шуны реализацияләп табыш алу мөмкинлегенә басым ясалган иде. «Без грантлар белән ишекләрне ачарга ярдәм иткәнбездер. Проектның юлы нинди була – анысы сезнең кулыгызда. Сез – барыгыз да максатчан кешеләр. Без пиар ясарга ярдәм итәрбез. Идея бернәрсә түгел, иң мөһиме – аны тормышка ашыру. Әйтем буенча, иң мөһиме – шуннан килгән табыш. Тиражлар күп булып, сезгә акча эшләргә язсын», – дигән иде Гүзәл Сәгыйтова. Быелгы проектларның социаль юнәлешкә йөз тотуы күзаллана, ягъни, төп продукция буларак, ролик төшерүчеләр, мәсәлән, бушка тарату турында сүз алып бара. Нишләптер грант алучыларның бизнес-планы да соралмый? Социаль проектлар турында сүз бара икән, димәк, ачыктан-ачык шулай диегез.

Икенчедән, «Үз телем» гранты тирәсендә ниндидер бер авторитетлы төркем формалашты. Чып-чын яшьләр (картаймаган яшьләр) – мәктәп укучылары һәм студентлар – аларның авторитеты аша үтеп керә алмыйдыр, дигән шик туа.

Өченчедән, кайбер очракларда тәкъдим итүче кеше артында зур оешмалар һәм аларда эшләүче кешеләр тора. Әйтик, кайбер сметаларда һәм катнашучыларда Татарстан китап нәшрияты һәм аның белгечләре исеме очрады. Бер анимация студиясе икенче ел рәттән грант ала.

Дүртенчедән, сметаларда иҗатның бик арзан бәяләнгәне күренә. Иҗат итүче җыючы/әзерләүче/яздыручы/төшерүче/таратучы кебек ярымтехник хезмәткә караганда арзанрак ала яки бөтенләй алмый. «Тәрҗемә – 16 мең», «сценарий – 50 мең» кебек сметаларны күргәч, хәтта эксперт буларак катнашкан шагыйрь Йолдыз Миңнуллинаның да түземе төкәнде – язучы хезмәтен арзан бәяләргә ярамавын әйтте. Айдар Шәйхин проектында тәрҗемәчегә бите саен 500 сум бирәләр, Зөләйха Камалова проектында тулы бер романга сценарий ясаган өчен 50 мең күрсәтелгән, «Саф» радиосы сметасында әсәрләрне язган язучыга бөтенләй гонорар күрсәтелмәгән.

Бишенчедән, грант сораучыларның фантазиясе зур түгел: һаман әлеге дә баягы комикслы яки башка төрле китап, видео (роликтан – клипка, клиптан кинога кадәр) – шуның белән шул!

Алтынчыдан, грантлар, Гүзәл Сәгыйтова ышанып әйткәнчә, «ишекләрне ачарга ярдәм итә» икән, ул грантны алучылар ачык ишектән алга таба китсеннәр иде инде, әлеге бәйге яңа кешеләргә ишек ачарга булышсын. Ишектән гел бер кешеләр йөреп торгач, «сквозняк» була башлый түгелме...

  • «Үз телем» бәйгесе Казан Мэриясе тарафыннан Казан шәһәре Думасы депутаты Рөстәм Рамазанов инициативасы белән 2021 елдан оештырылып килә. Ул арада грантлар ярдәме белән 19 проект тормышка ашкан.
  • 2024 елда, хәтерләсәгез, «Үз телем» бәйгесендә Динара Фәйрушина (логопедик әсбаплар), Айдар Ниязов (С.Габәши исемендәге милли музыка фестивале), Гөлнур Фәхруллина («Сәлам, микроб!» – балалар өчен микробиология турында татар телендә беренче фәнни-популяр китап), Алсу Мансурова («Кайнатма» аудио- һәм видеоподкасты), Зөләйха Камалова («Барсиклар һәм Неко» комиксы), Булат Гатауллин («Шайтан. Егет. Кыз» спектакле) җиңеп чыккан иде.