ru24.pro
Intertat.ru
Август
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Менә сиңа, могҗиза!» – Илсөя Бәдретдинова Балида иң кыйммәтле кофены татып караган

0

Илсөя Бәдретдинова концерт директоры Гүзәл Карамиева белән Бали утравында ял итә. Алар төрле экскурсияләрдә йөриләр – ташбака фермасында булдылар, теләкләр теләп, бәләкәй ташбаканы диңгезгә дә җибәрделәр.

Монда кадәр килгәч, җырчы дөньядагы иң кыйммәтле кофены татып карарга лювак җәнлеге фермасына да барган.

«Мин аларны кечкенә дип уйлаган идем, алар зур, таза икән. Менә алар кофе бөртекләрен матур авызы белән ашый да кәкәй итеп чыгара. Шул иң кыйммәтле кофе була», – дип сөйли ул.

«Колонизация вакытында кофены байлар гына эчә алган, хәерче халыкның кофе эчәргә мөмкинлеге булмаган. Халык лювакның иң яхшы кофе бөртекләрен генә сайлап ашауларын аңлап алган. Һәм алар, җәнлекнең тизәгеннән кофе бөртекләрен аралап, юып, кофе эчә башлаганнар. Аның агачтагы кофедан тәмлерәк икәнен аңлаганнар. Шуннан соң байлар да эчә башлаган. Бүгенге көндә җир йөзендә иң кыйммәтле кофе – «Лювак» кофесы. Менә сиңа могҗиза!» – дип яза җырчы гид сөйләгәннәрдән.

Җырчыга лювак җәнлегенең тизәкләрен дә күрсәтәләр, алар кофе бөртекләреннән тора, исе дә юк, берничә этапта эшкәртелә. Соңгы этаптан соң кофены кабып та карарга ярый, дип сөйләгәч, җырчы кофе бөртекләренә үрелә. Тик аны Гүзәл ханым туктатып кала.

«Кызый, ярар инде, юылмагандыр», – ди ул.

Соңыннан җырчы кофены да татып карый.