ru24.pro
Intertat.ru
Август
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Гөлназ Сәфәрова: «Минем әбием – иң якын подружкам» – матур видео

0

Танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрова әбисе белән Казан урамында йөргән видеоны социаль челтәрдәге сәхифәсенә куйган.

«Элек мин әбигә каникулларга кайта идем, хәзер ул миңа килә. Минем әбием – иң якын подружкам.

Тугач та 10 көнлек вакытта мине беренче тапкыр авылга алып кайтканнар. 40 көн буе ул мине мунча ягып юындырган, эштән йөгереп кайтуга тизрәк бишек янына чабып килеп, минем белән сөйләшә торган булган…

Һәм шулай һәр каникулым авылда әби янында, су буенда каз-үрдәкләр, мичтә пешкән кабартма-пәрәмәчләр белән уза иде.

Ул миңа биргән кадер-хөрмәтне, сеңдергән дөрес тәрбияне кайтарасы килә. Бик килә.

Бик яратам. Аллаһы Тәгалә биргән гомереңне рәхәтләнеп яшә. Әбием! Яшә генә, яме!» – дип, якын кешесенә мәхәббәтен белдергән ул.

Гөлназның язылучылары да мөлаем әби белән төшерелгән видеоларны карарга яратулары турында яза.