ru24.pro
Intertat.ru
Август
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Сак булыгыз! Кайбер ашламалар яшелчәләрне агулы итәргә мөмкин

0

Август аенда кайберәүләр уңыш бирә торган үсемлекләрне тукландыру турында уйлана. Әмма бу һәрвакытта да файдага түгел, киресенчә куркыныч булырга мөмкин. Шул исәптән кеше өчен дә. Зарарлы ашламалар турында биотехнолог Мария Золотарева сөйләде, дип яза «Аргументы и факты».

Куркыныч булырга мөмкин 6 ашлама:

1. Түтәлләргә яңа тирес кертмәү яхшырак, чөнки гельминтлар һәм патоген бактерияләр белән зарарланудан тыш, анда чүп үләннәренең орлыклары да булырга мөмкин. Моннан тыш, яңа тирестә аммиак концентрациясе югары була, бу – үсемлекләрнең тамырларын яндырырга мөмкин.

2. Туфракка агач көлен сипкәндә дә сак булырга кирәк, чөнки көл ясалган агачлар юл буенда яисә пычранган территориядә үскән булырга мөмкин. Ул вакытта алардагы авыр металлар үсемлекләрнең җимешләренә дә күчәчәк.

3. Туфракта азотлы минераль ашламаларның артык күп булуы җимешләрнең өлгерүен акрынайта, шулай ук аларда нитратлар туплануга китерә. Ә концентрацияләнгән минераль ашламаларны су белән кушмыйча куллану үсемлекләрнең тамырларын киптерергә мөмкин.

4. Кайбер фосфор ашламаларында табигый катнашма сыйфатында кадмий кебек авыр металл булырга мөмкин, шуңа күрә мондый ашламаларның рөхсәт ителгән дозасын арттыру сәламәтлеккә турыдан-туры тәэсир итәргә мөмкин.

5. Органик ашламалар белән бергә участокка гөмбә споралары, чүп үләннәре орлыклары һәм корткыч личинкалары да эләгергә мөмкин.

6. Сертификатлары булмаган ашламаларда пестицидлар һәм авыр металларның югары концентрациясе булырга мөмкин.