Данлыклы режиссер Юрий Бутусов гаиләсе белән ял иткәндә батып үлгән
Вахтангов исемендәге театрның элеккеге баш режиссеры Юрий Бутусов Болгариядә батып үлгән. Бу турыда РИА Новости яза.
Бутусовка 63 яшь иде.
Театр директоры Кирилл Крок сүзләренчә, «Хәбәр ителгәнчә, ул гаиләсе белән Болгариядә ял иткән, хатыны һәм ике баласы белән, һәм батып үлгән. Шундый фаҗигале үлем», – дип язган театр директоры Кирилл Крок телеграм-каналында.
Бутусов 1961 елда Ленинград өлкәсенең Гатчино шәһәрендә туган. 2011-2018 елларда Ленсовет исемендәге Санкт-Петербург академия театрының баш режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе була. 2018-2022 елларда Вахтангов исемендәге театрда баш режиссер булып эшли.