Зәмирә Рәҗәпованы иренә эш кушмаган өчен тәнкыйтьлиләр
Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпованы иренә эш кушмауда гаепләгәннәр. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә язарга булган. Кемдер, бәлки, үрнәк алыр, кемдер килешмәс тә...
«Күптән түгел йортыбызда осталар плинтус куйганын күрсәткән идем, аннары – Максның (ире) барабанда уйнаганын. Шуннан минем язылучымнан хәбәр килде. «Нигә сез ирегезгә эш кушмыйсыз?» – дип язган ул. Барабанда уйнап утырганчы, плинтусларны кадаклар иде, имеш.
– Нигә? Аның белән шөгыльләнә торган белгеч бар. Ә Макс тик ятмый, барабан кага, ул аның эше.
– Сез аны уңай яктан күрсәтергә тырышасыз. Әмма ирләр йорт эшләрен башкарырга тиеш, хәзер сез аны яклыйсыз.
Мин инде алга таба сөйләшүнең мәгънәсе булмавын беләм. Чөнки мин ул хатынның өйдә командир икәнен аңладым. Ул әмер бирергә, мәҗбүр итәргә өйрәнгән. Әмма ир кешенең үзе карар кабул итәргә тиешлеген, аны мәҗбүр итәргә кирәк булмау фактын кабул итәргә әзер түгел. Хәтта ул – синең ирең, балаларыңны әтисе булса да, ул – синең шәхси әйберең түгел. Ул үз хыялларына хаклы кеше, аның үзенең яшәү рәвеше. Шәхси чикләрне саклау – бәхетле мөнәсәбәтләрнең асылы, дип уйлыйм.
Мин аның ярдәм итүен теләсәм, «хәзер булдыра аласыңмы», «син бушмы», «ярдәм ит, зинһар», «эшләп бирче» дип сорыйм. Ул – көнгә үз планнары, эшләре булган шәхес. 4 бала атасы. Вак көнкүреш һәм мөһим мәсьәләләрне үзе хәл итә ала», – дип яза ул.