Хөкем карары чыкты: «Әниләре куып бара, узарга чыга һәм ике баласы, бер ир-ат һәлак була»
Суздаль шәһәрендә Мәскәү өлкәсендә яшәүче 50 яшьлек хатын-кызга карата суд тәмамланды. Аны 3 кеше, шул исәптән үзенең 2 улы һәлак булган коточкыч юл һәлакәтендә гаепле дип таныдылар. Бу хәл февраль аенда була. Бу хакта «Аргументы и факты» газетасы яза.
Фаҗига 16 февраль иртәсендә «Алтын боҗра» Р-123 федераль трассасының 234 нче километрында була. Хатын-кыз Kia Venga машинасында Иваново өлкәсеннән кайтып килә. Арткы утыргычта аның 10 һәм 12 яшьлек уллары утыра.
Тикшерү ачыклаганча, хатын-кыз юлда рөхсәт ителгән тизлекне шактый арттырган, сәгатенә 107 км тизлек белән куып барган. Трассада ул Scania йөк машинасын узарга чыга.
Каршы якта хәрәкәт күп була. Ул якынлашып килгән Mitsubishi ASX машинасын күрә һәм тизрәк узып китәргә тырыша, әмма идарәсен югалта. Аның машинасы нәкъ каршы як полосага килеп чыга һәм кара-каршы бәрелешә. Бәрелешүдән Mitsubishi ASX машинасы да трассадан чыгып оча һәм хатын-кыз узып китәргә җыенган йөк машинасына килеп бәрелә, дип сөйләгәннәр Владимир өлкәсе прокуратурасында.
Авария нәтиҗәләре коточкыч була. Хатын-кызның улларының берсе урында ук үлә. Икенче малайны табиблар «ашыгыч ярдәм» машинасында коткарырга тырыша, тик ул хастаханәгә барып җитә алмыйча җан бирә.
Mitsubishi машинасы йөртүчесе, 62 яшьлек ир-атны да хастаханәгә алып китәләр, тик табибларның бар тырышлыгына да карамастан, ул да шул ук кичтә үлә.
Гаепләнүче хатын-кыз судта үз гаебен тулысынча таныган. Ул һәлак булган йөртүченең хатынына мораль зыян өчен 700 мең сум компенсация түләгән.
Суд барлык сәбәпләрне исәпкә алган һәм хатын-кызны 3 елга колония-поселениегә җибәргән. Моннан тыш, ул транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан 2 елга мәхрүм ителгән.