Яңа туган сабый гәүдәсен әнисе мичкәдә яндырган
Санкт-Петербургта яңа туган бала үлеме буенча җинаять эше ачылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетына сылтама белән kazanfirst.ru хәбәр итте.
Бала туганнан соң икенче көнне үлгән.
Тикшерү версиясе буенча, аны әнисе 1 августта ишегалдында бәдрәфтә тудыра. Ул исерек була. Икенче көнне иртән балада яшәү билгеләре булмый. Әни кеше, бергә яши торган ире белән бергәләп, бала мәетеннән котылырга карар кыла. Бу ир-ат баланың атасы булуы мөмкин, диелә.
Алар баланы, җәймәгә төреп, бакчада күмеп куялар. Тик «каберне» этләр актарып ташлый, шуңа күрә ир белән хатын мәетне мичкәдә яндырырга була. Алар бала мәетен киемнәр һәм чүпләр белән бергә салып яндыра.
Баланың анасын һәм аның белән бергә яши торган ирне тоткарлаганнар. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.