10-11 августка һава торышы һәм ай календаре
10 августта Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә урыны белән бераз яңгыр явачак. Көндез урыны белән уртача яңгыр, кайбер районнарда яшенле яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан 4-9 метр тизлектә, көндез урыны белән 12 метр тизлектә, яшен вакытында 15-18 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +10..+15˚, көндез +20..+25˚ градус.
11 августта Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Бераз яңгыр явачак, төнлә урыны белән яңгыр. Көньяк-көнбатыштан 6-11 метр тизлектә, урыны белән 13 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +10..+15˚, көндез +20..+25˚ градус.
Кимүче ай, ай балык йолдызлыгында.
Үсемлекләрне сугару, фосфорлы-калийлы ашламалар белән ашлау. Күпьеллык чәчәкләрне күчереп утыртырга була.