ru24.pro
Intertat.ru
Август
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Яшь комбайнчылар: «күңел тарта», «шәхси тормышка вакыт юк», «ашаталар», «акча ягы да бар»

0

Авыл кешене һәрвакыт үзенә тартып тора. Мин үзем дә шәһәрдән саф һавалы авылга качарга гына торам, шуңа: «Кырга барып урып-җыю эшләреннән репортаж язып кайтырга кирәк», – диюне ишетүгә, ике дә уйламый ризалаштым. Барасы районым Тукайның туган ягы икәнен белгәч, тагын да сөендем.

Сәфәрем иртәдән үк башланып китте. Гомеремдә беренче тапкыр электричкага утырып, Арчага юл тоттым. Тәрәзәдән матур күренешләр карый-карый, күтәренке кәеф белән сәгать ярымлык юл бик тиз үтеп китте. Арчага барып җитү белән, мине авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе җибәргән кеше каршы алды. Шул мәлне мин үземне бик мөһим, дәрәҗәле кеше итеп хис иттем, чөнки гадәттә, шәһәрдәгеләр өчен журналистлар ул – гади халык, аларның безгә исләре китми, ә авыл халкы Казаннан килгән журналистны башкача кабул итә. Гәрчә, без үзебез дә шул гади авыл балалары инде. Безгә хөрмәт белән караулары, үз итүләре өчен рәхмәт инде аларга!

«Авыл хуҗалыгы – авыр, тик күңелле тармак»

Иң беренче эш итеп, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Илсур улы Абдуллин янына юнәлдем. Ул әле җыелышта иде, шуңа күрә, минем яныма Арча районының финанслар һәм икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллинны җибәргән иде. Аның белән Арчадагы икътисади торыш турында арлашып алдык.

«Кайбер хуҗалыклар яшь механизаторларны үзләрендә калдыру буенча эшләр алып бара. Әгәр яшь белгеч, укуын бетереп, авылга эшкә кайтса, аңа 750 мең акча бирәчәкләр. Бүгенге көндә хезмәт хаклары да шактый инде. Безнең район буенча уртача хезмәт хаклары – 55 мең.

Авыл хуҗалыгы – авыр, тик күңелле тармак. Яшьләргә калып эшләргә була, әгәр үзләрен яхшы яктан күрсәтәләр икән, үсешкә ирешеп, югары хезмәт хаклары алып эшләргә дә була. Тик яшьләр барыбер алай бик тартылмый бу өлкәгә», – дип башлады сүзен Марат әфәнде.

Авыл хуҗалыгыннан кала, башка өлкәләрдә эш ягыннан ничек соң?

Эшләгән кешегә эш табыла. Яңа оешмалар ачылып тора, сөт комбинтларыбыз бар, төзелештә дә урыннар бар.

Арчада шәхси хуҗалыкларда, гадәттә, ничә баш сыер тоталар?

Шәхси хуҗалыкларда 3600 баш сыер асрыйлар. Хәзер Республика буенча да сыер асраучылар саны шактый кимеде, безнең районда да кимү сизелә. Авылда терлек асраучылар картая бара, азык алу да кыйбат хәзер. Дәүләт программалары кысаларында мини фермалар төзү генә терлекчелекне тотып тора инде.

Ә сөт бәяләре ничек?

Сөт бәясе 31-32 сум. Үткән ел сөт бәясе 40 сумга ук күтәрелгән иде. Бу – азыклар сатып алырга да әйбәт булды, халык куанып асраган иде сыерларны.

Арча районында сыер сава торган роботлар бармы?

Сыер сава торган роботлар әлегә юк. «Возрождение» хуҗалыгы «Джерси» токымлы сыерлар алып кайткан иде. Аларны савырга роботлар алдылар. Киләчәктә, бик кыйммәт булса да, роботларга күчәргә исәп бар инде.

Сыер савучылар җитәме соң?

Сыер савучылар җитә, аена 60-80 мең алалар. Хәзер сыер савучылар элеккеге замандагы кебек хезмәт башкармыйлар, азык кертәсе, тирес җыештырасы юк. Эшләре җиңеләйде.

Авыл хуҗалыгы тармагы буенча Арча районда ничәнче урында тора?

Үсемчелек буенча – 10 нчы, терлекчелек буенча – 14-15 нче, ә икътисад буенча 17 нче урында йөрибез. Сөт җитештерү буенча, 1 сыерга исәпләгәндә, без 12 нче урында. Эшлисе эшләр күп, хезмәт хакларын арттырырга кирәк.

Без сөйләшкән арада, җыелыштан Ленар Илсурович та чыгып җитте. Без аның белән «Ак Барс» агрокомплексына юнәлдек. Авылга кереп туктадык, анда безне әлеге агрокомплексның җитәкчесе Салават Илсур улы Әхмәдиев каршы алды.

«Тырышабыз инде, терлекчелеккә басым ясыйбыз»

Тамак ялгап алгач, без өчәү – мин, Салават һәм Ленар абыйлар – кырга киттек.

Мин 1993 елда Арча районының Гөберчәк авылында тудым. Мәктәпне тәмамлагач, Казан Аграр университетына укырга кердем. 2015 елда «бакалавр» дәрәҗәсен алгач, Казанда 1-2 ай эш эзләдем, төрле җирләргә резюмелар калдырдым. Мин үзем Казанны бик яраттым, без төркемдәшләр белән «шәһәрдә калырбыз, эш табарбыз» дип хыялланган идек. Кая барсак та «тәҗрибә кирәк» диделәр.

Укып бетерүгә 3 ел тәҗрибә каян килеп булырга тиештер ул, белмим.

Шуннан: «Болай булмас, берәр эш килеп чыгар әле шунда», – дидем дә Арчага кайттым.

Икенче көнгә үк, мине «Ак Барс» агрокомплексының алдагы җитәкчесе, өемә килеп, икътисадчы итеп эшкә чакырды. Ленар Илсурович ул вакытта баш экономист иде, аның урынына кеше эзләделәр, мин ризалаштым. Әлегә вазифада мин барлыгы 10 ел эшләдем. 2024 елда Ленар Илсурович бу агрокомплекска директор булып килде, аның белән 1 ел эшләдек. Ул үзен бик көчле җитәкче итеп күрсәтте. Хәзер үзем директор булдым, аннан калышмаска тырышам. Дөресен генә әйткәндә, әлегә ияләнеп кенә киләм. Икътисадчы булып эшләгәндә, «баррикада»ның икенче ягындарак идем шикелле.

Тырышабыз инде, терлекчелеккә басым ясыйбыз. Быел 231 баш нәселле терлек алып кайттык, әле гыйнвар айларында тагын 136 баш алып кайтырга исәп.

Бүгенге көндә 1 «фуражный» башка 34 литр сөт савабыз. Савыла торган сыерларга бүлеп карасак, бу, түгәрәкләп алганда, уртача 39 литр, – диде хуҗалык җитәкчесе.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

«Яшь комбайнчыларыбыз эшләрен намус белән башкара»

Әлеге хуҗалык урып-җыю эшләренә 26 июльдә чыккан. Моның хакта Салават Илсур улы белән тәфсилләбрәк сөйләштек.

Башта 1 комбайн белән чыгып, суктырып карадык. Бу – тулы көчкә чыгу түгел, ә бары тик бункердагы дымлылыкны белер өчен иде. Аннары 1-2 көн сабыр иттек тә, бар көчебезне куеп, урып-җыю эшләренә алындык. Элек, 2017 елларда 15 комбайн эшли иде, тик тимер туза, техника искерә. Быел кырларда 7 комбайн эшли, шуның 6сында – яшь егетләр.

Комбайннарыгыз кайсы илнеке?

Бу – Канаданың «New Holland» комбайннары. Алар яңа түгел, өчесе – 2012 елда, тагын өчесе – 2008 елда, берсе 2000 елда алынган.

Бу комбайннар ничә сумлык?

Хәзер алар 50 миллион тирәсе тора инде. Бүгенге көндә техника алырга бик авыр, чөнки кредитларның процентлары да артты.

Хәзер аларга детальләр табу да авырайгандыр инде?

Хәзер оригинал запчастьләр табу авыр, аналогларын алабыз. Запчастьләр кыйммәт һәм озак кайта.

Сездәге комбайннар белән урып-җыйганда югалтулар күп буламы?

Без комбайнны ничек тиеш, шулай көйләп кырга җибәрәбез. Комбайн алдына 1х1 метрлы сетка җәеп куябыз. Һәм комбайн аның өстеннән узып киткәч, без бу сетка өстенә ничә бөртек ашлык төшеп калганын саныйбыз. Һәм шул бөртекләр санының гектарына күпме икәнен исәплибез. Әлеге күрсәткечне һәрдаим күзәтеп барабыз.

Комбайннарда махсус аларның тизлекләрен, кая йөргәннәрен, күпме ягулык кулланганнарын күрсәтә торган программалар бар. Шулай ук һәр комбайнның күпме югалту китергәнен дә карыйбыз, комбайнчылар да моны белеп тора. Ә, гомумән, гел контрольдә тоткач, югалтулар күп түгел. Мисал өчен, әле күптән түгел тикшергәндә, 1 квадрат метрга 2 грамм бөртек туры килде, бу – 1 гектарга 25 килограмм дигән сүз. Әлеге күрсәткеч нормаль дип санала.

Безнең яшь комбайнчыларыбыз эшләрен намус белән башкара, тизлекләрен дә арттырмыйлар. Ә олырак комбайнчылар хәйләкәррәк, алар тизлекләрен арттыргалый.

«Уңыш турыдан-туры чәчү технологияләре белән бәйле»

Быел яңгырлар да күп булды, уңышлар мул булыр дип көтәсезме?

Уңыш күп булыр дип көтәбез, Аллаһ боерса. Әлегә басудагы уңышны белеп булмый. Елы бик яхшы булды, тик яңгырлар һәм кызулар белән үсемлекләрдә төрле авырулар да күп булды. Без көчебездән килгәнчә авырулар, бөҗәкләр, чүпләр белән көрәшергә тырыштык. Уңыш яхшы булыр, соңгы 5 еллыктагы уртача күрсәткечләрдән югарырак булыр дип көтәбез, уңыш җыюны гектарыннан 47 центнер белән яба алсак, бик әйбәт булачак.

Быел нинди бөртекле культуралар чәчтегез?

Узган елдан 1171 гектар көзге арыш, орлык өчен 10 гектар көзге бодай, 1800 гектар язгы бодай, 1680 гектар арпа, 200 гектар борчак һәм 250 гектар солы чәчтек. 762 гектар кукуруз үстерәбез, силоска салырга, сыерларга ашатырга. Быел әле, алдагы еллардан аермалы буларак, терлеккә ашатыр өчен люцерна сенажы түгел, ә бөртеклене алдык.

Быел яңа сортлар чәчтегезме соң?

Менә чәчелгән кукурузның яртысы – яңа сортлар, гибридлар.

Әлеге бөртекле культураларның махсус чәчү технологияләре дә бардыр?

Әйе, нәтиҗә, ягъни уңыш, турыдан-туры чәчү технологияләре белән бәйле. Технологияләрне үтәү өчен техника, белгечләр, эшче көчләр, шулай ук акча күп кирәк.

Бөртекле культураларны сатасызмы?

Әйе, тик безнең җирләр чагыштырмача күп түгел, һәм без үстергән бөртекле культуралар әллә ни табыш китерә дип уйламыйм. Безнең бөртекле культураларга нибары 4 мең ярым гектар җир бирелгән.

Без керемне күбрәк терлекчелек аша алабыз. Терлекләр өчен сыйфатлы азык әзерлибез, шулай эшләү безгә кулайрак. Былтыр без 550 миллионлык сөт саттык. Ә үсемлекчелектән аның кадәр табыш ала алмыйбыз, чөнки, әйткәнемчә, мәйданнар һәм техника җитми.

Арчада хатын-кыз комбайнчылар бармы?

Бар иде, ирле-хатынлы эшләделәр. Быел Рәмзия исемле ханым комбайнга утырмады.

Хезмәткәрләрегез хезмәт хаклары белән канәгатьме соң?

Әйе, район буенча бездә – иң югары хезмәт хаклары. Уртача – 72 меңгә якын. Төп специалистларның – 100-150 мең.

Алайса сез яшьләрне югары хезмәт хаклары белән җәлеп итәсез инде?

Әйе, ансыз булмый да. Менә туберкулез авыруы чыгып, терлекләр юк ителгәч, күпчелек эшчеләр күрше хуҗалыкларга, күрше Саба районына таралып бетте.

(Хуҗалыкта 2020 елда туберкулез авыруы чыгып, 4000 баштан артык терлек юк ителгән, ул вакытта басым үсемчелеккә ясалган, ә 2023 елда янәдән терлекчелек аякка бастырылган – иск. авт.).

Без дә калыша алмыйбыз, ким, уртача хезмәт хаклары белән генә кешеләрне җәлеп итеп булмый, чөнки хәзер берәү дә авыл хуҗалыгына киләм дип тормый. Гомер буе авыл хуҗалыгында эшләгән әти-әнинең баласын авылда калдырып, фермага җибәрәсе, тракторга утыртасы килми. Яшьләрне тору урыннары, югары хезмәт хаклары белән кызыксындырабыз. Хәзер Казаннан, чит районнан белгечләр чакырабыз. Барлык белгечләребезгә дә машиналар алдык. Шушы 2 елда белгечләребезгә 9 җиңел машина алдык, – дип сөйләде җитәкче.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Бүгенге көндә агрокомплекста 182 кеше эшли. Аларның яртысы – терлекчелек, яртысы үсемчелек юнәлешендә хезмәт куя. Кышкы сезонда биредә 165 эшче куллар кала.

Әлеге агрокомплекс башкалардан яшь кадрларның күп эшләве белән аерылып тора. Монда бигрәк тә яшь комбайнчылар күп. Алар белән аралашып алу өчен без кырга килдек.

Кырда тузан, гөрләп урып-җыю эшләре бара, әле ярый мин барган көнне һава торышы аның кадәр эссе түгел иде. Шул вакытта әтинең: «Ярый әле тракторымда кондиционерым бар», – дигән сүзләре искә төште. Мондагы комбайннар да ерактан бик «текә» күренәләр иде, аларда да эссе түгелдер, дип уйлап куйдым.

Бер-бер артлы яшь комбайнчылар белән аралаштым. Алар барысы да гади, ягымлы һәм ачык булды, минем сорауларга бик теләп җавап бирделәр.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

«Әйбәт хезмәт хакы түлибез, дип вәгъдә бирделәр»

Инсаф Нуриев, 25 яшь

Быел комбайнда беренче ел гына эшлим. Монда эшләү минем өчен яңалык, бик кызыклы, үземә ошый, алга таба да шулай матур гына эшләргә язсын.

Нишләп авылда калырга булдыгыз?

Мин Казан Аграр университетында «целевой» буенча агро-инженерга укыдым, шуңа, укуны тәмамлагач, авылга кайтырга туры килде.

Алайса, берничә ел эшләгәч, шәһәргә китәсездер инде?

Юк, авылны күтәрергә кирәк. Шушында төпләнеп, яшәп калырга исәп.

Бу эсседә эшләргә авыр түгелме, кондиционерларыгыз эшлиме?

Кондиционерлар булгач, авыр түгел, бик әйбәт кенә эшләп йөрибез.

Сезнең ярдәмчегез дә бар икән, аның белән тагын да күңеллерәктер?

Әйе, бик ярдәмчел, эшчән егет. Аның белән бөтенләй башка төрле, икәү сөйләшә-сөйләшә эшләп йөрүләре кызык.

Күпме хезмәт хакы түләргә сүз бирделәр соң?

Әйбәт хезмәт хакы түлибез, дип вәгъдә бирделәр инде, әлегә алган юк, эш башланды гына бит.

Бу хезмәт хакыгызга нәрсә алырга уйлыйсыз?

Машинаны алыштырырга исәп.

Гаиләгез бармы?

Әйе, мин өйләнгән.

Сез көне буе кырда булгач, сезне хатыныгыз югалтмыймы икән?

Юк инде, хатын да көне буе өйдәге эшләрне башкара, вакыт тиз үтеп китә.

Комбайнда эшләү – ул бит сезонлы эш, кыш көне нишләячәксез?

Колхозда эш бетми инде (көлә).

Инсафның ярдәмчесе Рәдис 8 нче сыйныфны гына тәмамлаган икән! «Киләчәктә комбайнда эшлисем килә, ниндиендә булса да ярый, иң мөһиме – комбайн булсын», – диде ул. Рәдис өчен әлегә идеаль хезмәт хакы 100 мең сум икән.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

«Шәхси тормышка әлегә вакыт юк»

Ядкәрь Идиятов, 24 яшь

17 яшьтә комбайнчының ярдәмчесе булып эшләдем. Аннары 3 ел комбайнда эшләдем, әле бу хуҗалыкта инженер да булып алдым. Армиягә барып кайттым, Саратов өлкәсендә хезмәт иттем, армиядән соң кырга беренче чыгуым. Гомумән әйткәндә, мин 5 нче сезон кырда.

Тагын башка һөнәр үзләштерергә исәбегез юкмы?

Юктыр, «механизация» юнәлешендә укыгач, шуның буенча дәвам итәрмендер, мөгаен.

Бу комбайнда эшләргә уңайлымы соң?

Әйе, зарланырлык түгел, барысы да әйбәт. Кондиционерлар да яхшы эшли.

Көне буе кырда комбайнда эшләп йөрергә күңелсез түгелме соң?

Җырлар тыңлап йөргәч, күңелсез түгел.

Кемнәрне яратып тыңлыйсыз?

Мин – меломан: татарча, русча җырларны барысын да рәттән тыңлап барам.

Сез ничәдән ничәгә кадәр эшлисез?

Без басуга сәгать 6да китәбез, кичке 9ларда өйгә кайтабыз, төрлечә була инде.

Эшләгәндә, комбайн астына җәнлекләр, кошлар кергәне булмадымы?

Аллага шөкер, юк.

Шәхси тормышыгызга вакыт каламы соң?

Шәхси тормышка әлегә вакыт юк.

Яшь булгач, сезгә караш башкачарак түгелме соң?

Юк, киресенчә.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

«Авылда төпләнергә булдым»

Әльфирад Гобәев, 29 яшь

Комбайнга яшьтән ук кызыктым, инде 8 нче сезон кырда эшлим. Әти дә авыл хуҗалыгында эшләде гомер буе, шуңа мин дә авылда төпләнергә булдым.

Бу комбайныгыз белән канәгатьме соң, әйбәт эшлиме? Башка комбайнга күчеп утырасы килмиме?

Үткән елны мин башка комбайнда эшләдем, быел менә моңарда. Бусы – алда эшләгәненә караганда яхшырак, кондиционеры да бар, барлык уңайлыклар да тудырылган.

Күрше-тирә районнардагыга караганда, сездә хезмәт хаклары югарырак диләр, дөресме?

Әйе, бездә хезмәт хаклары югарырак. Быел әле тагын да күтәрделәр.

Комбайнда эшләү ул – сезонлы гына эш, башка вакытта нишлисез?

Минем икенче эшем дә бар, мин «установкалар»да йөрим.

Төшке ашны монда алып килеп ашаталармы, ул түләүлеме?

Әйе, безгә төшке ашны бирегә алып килеп ашаталар, ул түләүле, – диде.

Агрокомплекста төшке ашның бәясе 20 сум. Анда аш, ботка, салат, камыр ризыгы һәм чәй керә.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

«Комбайнда эшләргә күңел тарта»

Үземнең яшьтәшем булган комбайнчыны эзләп янына килгәндә, берничә егет комбайн тирәсендә кайнаша иде. Комбайннары бераз гына ватылган булып чыкты, тик аны безнең күз алдыбызда тиз генә төзәтеп тә куйдылар. Әнис исемле егет кызлардан ояла булып чыкты ахры, бик оялып кына яныма килде дә берничә соравыма җавап бирде. Үзен фотога төшерергә дә бирмәде, шуңа кыска гына видео куям.

Әнис Мәһдиев, 19 яшь

Комбайнчы булып 3 нче сезон эшлим. Комбайнда эшләргә күңел тарта. Яз көне монда эшкә киләм, практиканы да шушында үтәм. Ә болай киләчәктә шәһәргә китеп эшләргә исәп.

Иртәдән кичкә кадәр кырда эшләп кайткач, урамга кызлар янына да чыгасыңдыр әле?

Әйе инде.

Ничәдә кайтасың соң? Йокың туямы?

Иртәнге якларда кайтам, йокы туйганда – туя, туймаганда – юк.

«Дәүләткә файдалы эш эшләвемне аңлыйм, шуңа сөенәм»

Монда абыйлы-энеле Нуриевлар эшли икән! Башта Инсаф абыйсы Рамилнең ярдәмчесе булып йөргән, ә быелдан ул үзе баш комбайнчы вазифаларын башкара.

Рамил Нуриев, 34 яшь

Үзем шушы авылда туып үстем. Әти гомер буе авылда колхоз рәисе, агроном булып эшләде, җиргә мәхәббәтне әти иңдергәндер. 5 ел комбайнчы булып эшлим, тик: «Нишләп комбайнда эшләргә булдың?» – дигән сорауга җиңел генә җавап та биреп булмый: эшлисе килә, җир мине үзенә тарта. Дәүләткә файдалы эш эшләвемне аңлыйм, шуңа сөенәм.

Башка һөнәрегез юкмы?

Минем төп һөнәрем – математика һәм информатика укытучысы, мәктәптә 14 ел эшлим. Яз көне эшли башлыйм, быел чәчү чәчтем һәм менә хәзер җәен комбайнда.

Бу ике эштә эшләвегез акча җитмәү белән бәйлеме яисә тик утырасыгыз килмиме?

Акча ягы да бар, әйе. Тик иң беренче, әйткәнемчә, җир тартып тора мине, шушында эшлисем килә.

Комбайнчының хезмәт хакы укытучыныкына караганда күбрәктер?

Әйе.

Ә нигә мәктәптән китеп, агрокомплекста гына эшләмисез?

Төп эшемдәгне кәгазь эшләрен генә өнәп бетермим, ә болай эшемне, балаларны яратам. Балаларга белем, тәрбия бирә алу – минем өчен бәхет. Басуда баш ял итә инде, мәктәптән арып кайтсам, бу эшемнән киресенчә, җиңеләеп кайтам.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

«Улымны авылда калдырасы, хуҗалыкта эшләтәсе килми»

Раил Фәйзрахманов, 35 яшь

18 нче сезон эшлим. 2007 елдан бирле мин – баш комбайнчы.

Хезмәт хакыгыз белән канәгатьме соң сез?

Хезмәт хаклары, Аллаһка шөкер, үткән елгыга караганда әйбәтрәк.

Алай да, башка хуҗалыкка эшкә китәргә уйлаган юкмы?

Китәргә уйлаган юк, тик чакыручылар күп.

Комбайныгыз ватылганы юкмы соң?

Быел ватылган юк, Аллаһка шөкер. Вак-төяк җимерелүләре генә булгалый, аны үзебез ясыйбыз, әйтсәк, ярдәмчеләр дә килә.

Нәрсәләр белән кызыксынасыз?

Минем үземнең хуҗалыгым бар: 4 сыер, бозаулар, тавыклар тотам. Шул минем хобби.

Гаиләгез бармы?

Әйе, 3 балам бар. Улым 4 нче сыйныфка, кызым 2 нче сыйныфка бара, кечкенәбезгә 3 ай булды.

Улыгыз комбайнга утырам дисә, каршы килмәс идегезме?

Каршы килер идем. Элегрәк улым комбайннар белән кызыксына иде, хәзер алай юк. Аны авылда калдырасы, хуҗалыкта эшләтәсе килми. Зуррак кеше итәсе иде инде.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Шунысын да әйтеп узарга кирәк, хәзер Арчада иң яхшы комбайнчылар арасында һөнәри осталык бәйгесе бара. Моның хакта Арча районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе сөйләде:

Бу бәйгене үткәрү – безнең район башлыгының идеясе. Аның максаты – урып-җыю эшләренең темпларын кызурак итү.

Комбайнчылар, техникаларының егәрлекләренә карап, 3 категориягә бүленә. Һәр категориядә җиңгән кешегә – 100 мең сум, 2 урынга – 70 мең сум, 3 урынга – 50 мең сум бирелә.

Комбайн суккан ашлыкны ташырга да машина кирәк, без шуны да исәпкә алдык, һәм ашлык ташучы машиналар арасында да шундый конкурс игълан иттек. Әлеге бәйгенең нәтиҗәләрен без уңыш бәйрәмендә ясамакчы булабыз, – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

«Шәһәргә эшкә чакыралар, тик китәсе килми»

Урып-җыю эшләрендә агрономнар да зур роль уйный. Алар – кырга кайчан чыгарга кирәклеген, дымлылык һәм башка мөһим факторларны күзәтеп баручылар. Арча районындагы хуҗалыклардан бары «Ак Барс» агрокомплексында гына агроном белгечләр арасында хатын-кыз да бар. Гадәттә, агроном булып бары тик ир-атлар эшли. Биредә хатын-кыз агроном барлыгын белгәч – сәерсенеп, ә аннары инде сокланып калдым. Бу ханымның исеме – Илүсә Шәрәфиева.

Кечкенә чакта кем булырга хыяллана идегез?

Балачакта медицина көллиятенә керергә хыяллана идем. Әти-әнием авыл хуҗалыгында эшли, аларның эшләгәнен күреп, үзем дә шушы өлкәгә тартылдым. Тик 2016 елда мәктәпне тәмамлагач, Казан Аграр университетына кердем. Хәзер аспирантура бүлегендә 3 курста укыйм.

Әти-әниегез бу өлкәгә эшкә урнашкач ни диде?

«Бәлки, бармассың, синеке түгелдер бу», – диделәр. Тик бу өлкәгә кереп киткәч, хәзер каршы түгелләр инде.

Төрле кушылмалар, агулар белән эшлисез, бу – сәламәтлеккә зыян китермиме?

Бездә алай агулар белән эшләү дигән әйбер юк. Безнең хуҗалыкта күбрәк биологик препаратлар белән эшләү бара.

Хуҗалыкта күбрәк ир-атлар эшлидер, алар арасында авыр түгелме?

Әйе, күбрәк ир-атлар эшли, тик алар арасында эшләү авыр димәс идем.

Бу эш белэн үзегезгә вакыт каламы соң?

Вакытны җиткерергә тырышабыз инде.

Хезмәт хакыгыз җитәме?

Хезмәт хаклары әйбәт, җитә, эшләү өчен барлык уңайлыклар да тудырылган. Шулай да, әзрәк яшь белгечләрне кызыксындыра торган конкурслар, премияләр булса иде.

Башка җиргә эшкә чакырганнары булдымы?

Шәһәргә эшкә чакыралар, тик бу агрокомплекстан китәсе килми.

Фото: © Илүсә Шәрәфиеваның шәхси архивыннан

Минем берничә сәгатькә сузылган командировкам бик кызык үтте. Үзем авыл баласы булгач, әлеге агрокомплексның хезмәт хакларын да, эшчеләрнең һөнәрләренә мөнәсәбәтен дә, аларга җитәкчелекнең карашын да үзебезнең яктагы хуҗалыкларныкы белән чагыштырып бардым. Шунысын әйтә алам, әлеге хуҗалык чыннан үзенә яшь белгечләрне туплый алган. Шунысы сөендерә – яшьләр үз эшләрен акча өчен генә түгел, ә яратып, намус белән башкаралар. Әгәр башка районнарда да мондый хезмәт хаклары, һәм шундый мөнәсәбәт булса, бәлки, аларга да яшь кадрлар күбрәк килер?!