ru24.pro
Intertat.ru
Август
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Өйдә ясалган кайнатманы боза торган тугыз хата

0

Кайнатма ясау өчен киңәшләр «АиФ» сайтында чыкты.

Хата № 1. Начар җиләк-җимеш

Кайнатмага начар сыйфатлы чимал салу – фаталь хата. Тәмле кайнатма әзерләү өчен бөтен, пешкән, изелмәгән, артык пешеп бетмәгән, күгәрек капламаган җиләк-җимеш кирәк.

Күпләр җиләкне яхшылап араламый, бозылган өлешләрне алмый, чималны юып та тормый. Артык пешкән яки пешмәгән җимешләр әзер продуктның тәме һәм консистенциясенә тискәре йогынты ясый ала. Начар җимешләр аркасында кайнатма тиз бозылырга, әчергә, хәтта саклау вакытында «шартларга» да мөмкин.

Хата № 2. Юеш банкалар

Кайнатма өчен савыт-саба коп-коры булырга тиеш. Бик аз гына дым да шикәрнең кристаллашуына һәм бөтен партиянең бозылуына китерә ала. Шуңа күрә барлык савыт һәм банкаларны корытып, яхшылап киптерергә кирәк. Капкачларны да.

Хата № 3. Шикәр аз яки артык күп

Шикәр аз булса – кайнатма тиз бозыла, ә артык күп булса – артык баллы була. Гадәттә күпчелек җиләк-җимеш өчен оптималь нисбәт – 1:1. Әгәр чимал бик әче булса, 1 өлеш җимешкә 1,5 өлеш шикәр алырга мөмкин.

Хата № 4. Зур партияләр

Бераз вакытны янга калдырырга теләп, хуҗабикә иң зур кәстрүл яки савытны ала. Әмма бу – сыйфатсыз продукт бирә: җимешләр яхшы пешми, сироп тулысынча сеңми. Иң яхшысы – 5 литрга кадәр савыт алып, берьюлы 1,5-2 кг җиләк кайнату.

Хата № 5. Күбекне яхшылап җыймау

Кайнату вакытында өстә күбек барлыкка килә. Аны яхшылап җыеп торырга кирәк. Калдырсаң, кайнатманың үтә күренмәле һәм матур булуы турында онытырга туры киләчәк. Ул тәмне дә боза.

Хата № 6. Бер генә кайнату

Кайнатма берничә этапта кайнатыла. Башта җиләк-җимешкә шикәр салына яки сироп салып, талгын утта яхшылап кайнатып алына, аннары суытыла. Икенче тапкыр зуррак утта кайнату кирәк. Күп очракта өченче этап та була. Мондый әкрен-әкрен кайнату җимешләрне сироп белән яхшы туендыра һәм дөрес консистенция бирә. Сироп тәлинкәгә тамызганда агып китәргә тиеш түгел.

Хата № 7. Артык кайнату

Барлык эштә дә чама кирәк, шуңа кайнатманы артык күп тапкыр һәм артык озак кайнату ярамый. Ул тәмен югалтырга, артык каралырга, янган тәм керергә мөмкин. Вареньены кайнаганнан соң 10-15 минуттан артык кайнатмаска кирәк. Ут көчле булмаска тиеш.

Хата № 8. Тимер кашык

Кайнатманы болгату өчен тимер кашык куллансаң, ул оксидлашырга һәм кайнатманың тәме белән төсен үзгәртергә мөмкин. Иң яхшысы – агач кашык яки силикон кораллар куллану.

Хата № 9. Салкын банка Кайнатма банкаларга кайнар килеш салына. Әгәр салкын банканы алсаң да, аңа кайнар сироп койсаң, пыяла ярылырга мөмкин, продукт та бозыла. Шуңа күрә банкаларны стерильләштерергә кирәк.