77 яшьлек фельдшер пациентлары янына скутер, яки тракторда килә
Ростов өлкәсендә эшләүче фельдшер Тамара Журавлева, табиб һөнәренең иң беренче чиратта дисциплина һәм җаваплылык булуын исбатлый. 77 яшендә булуына карамастан, ул пенсия турында хәтта уйламый да, пациентлары янына скутерда, хәтта тракторда бара. Бу хакта РЕН ТВ яза.
Пациентлар янына барып җитү өчен фельдшер ике тәгәрмәчле транспортны гына үзләштереп калмаган, кайвакыт машинада да йөри.
«Ул авырулар янына үз машинасында да килә, скутерда да йөрде. Ул безнең ашыгыч ярдәмебез», - ди шул җирлектә яшәүче Нина Федоровна.
Юл чатында аның төп транспорт төре – совет чорында тракторы да тора. Башта ул тормышының медицина белән бәйле булачагын башына да китермәгән. Чәчтараш, автобуста ревизор булып эшләгән, агрономия техникумын тәмамлаган, аннары медицина училищесына килеп эләккән.
«Әниемә паралич сукты, һәм мин монда калдым. Менә инде 46 ел мин бу урында», - дип сөйли Тамара Журавлева.
Ул хәзер инде бишенче буынны дәвалый. Бала да таптыра, системалар да куя, хәтта яраларны дә тегә. Пациентлары аңа кайгыртучанлыгы һәм ярдәмчеллеге өчен әни дип эндәшә.
Бу фельдшер-акушерлык пунктында беркем дә озак тоткарланмаган. Тамара Васильевна – округта бердәнбер медицина хезмәткәре. Хастаханә – ерак. «Быел миндә 11 бала туды, хәзерге вакытта алты авырлы хатын бар», - дип сөйләгән ул.
Эштән буш вакытта Тамара Васильевна хуҗалык эшләре белән мәшгуль. Терлек асрый, кышка консервалар ясый. 77 яшьлек пенсионер лаеклы ялга чыгарга җыенмый. Күптән түгел фельдшер-акушерлык пунктында аның кызы да эшли башлаган. Ул электрон карталар алып бара, гаилә династиясен дәвам итү өчен фельдшерлыкка укыган, диелә хәбәрдә.