ru24.pro
Intertat.ru
Август
2025
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Бала яки үсмер чакта тоткарланып калган». Эмоциональ яктан җитлекмәгән кеше нинди була?

0

Эмоциональ яктан җитлекмәгәнлек – ул кешенең хис-кичереш өлкәсендә балачакта яки үсмер чорында «тоткарланып калуы» халәте. Бу хакта югары категорияле психолог Сергей Лунюшинга сылтама белән «АиФ» яза.

Аның сүзләренчә, эмоциональ җитлекмәгәнлек еш кына проблемалы гаиләләрдә тәрбияләнү нәтиҗәсендә барлыкка килә – бу исә кешедә хисләрне көйләүнең өлгергән механизмнары формалашуга комачаулый.

Лунюшин аның төп билгеләре итеп түбәндәгеләрне атый:

  • үз-үзенә ышанмау,
  • кыенлыкларны хәл итә белмәү,
  • җаваплылыктан яки конфликтлардан качарга тырышу.

Мондый кешеләр еш кына алкоголь, наркотиклар, яисә шикле төркемнәр аша «котылу» эзли. Алар көчсезлек күрсәтүдән курка, башкалар исәбенә үз-үзләрен расларга тырыша, йә булмаса ялган мөһимлек күрсәтә. Аларда чаманы белмәү, фанатизм, һәрвакыт аларны бәяләп бетермиләр кебек хисләр хас.

Эмоциональ яктан өлгермәгән кешеләр еш кына киләчәкне планлаштыра белми, тормышка ашмастай максатлар куя, хаталарын танымый һәм үз уңышсызлыкларында тирә-юньдәгеләрне гаепли. Аларның еш кына башка тормыш турындагы фантазияләре һәм нигезсез көчле куркулары була.

Лунюшин ассызыклавынча, әгәр бу симптомнар комплексы күзәтелсә, белгечләргә мөрәҗәгать итү кирәк. Проблеманы үзең генә хәл итү бик авыр, чөнки бу озак вакытлы эшне – ышануларны һәм гадәтләрне үзгәртүне таләп итә, диелә хәбәрдә.