Мәчет янында кешеләр өстенә агач ауган: бер хатын үлгән, ике кеше имгәнгән
Дербентта бәхетсезлек очрагы булган. Анда 3 кеше зыян күргән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Дагыстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе Telegram-каналында хәбәр ителә.
Якынча мәгълүматлар буенча, 2025 елның 3 августында Дербентта мәчет янында 3 кеше өстенә агач ауган. 1 хатын-кыз һәлак булган, тагын 2 кеше хастаханәгә китерелгән.
Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының Дербент районара тикшерү бүлеге процессуаль карар кабул итәчәк, диелә хәбәрдә.