Илсөя Бәдретдинова Бали утравындагы гидны татарча сөйләшергә өйрәтергә җыена
Татарстанның атказанган җырчысы Илсөя Бәдретдинова концерт директоры Гүзәл Карамиева белән Индонезиянең Бали утравында ял итә. Җырчының төркемендә төрле милләт кешеләре эшли, һәм алар, аның тырышлыгы белән, азмы-күпме татарча беләләр.
Балида да Илсөя тик тормаган, үзләренең гидына «зур рәхмәт», «исәнмесез», «сау булыгыз» сүзләрен өйрәткән.
«Алты тел белә. 7 көн бергә йөрсәк, татар телен дә өйрәтеп кайтып китәбез», – дип яза җырчы.
«Бик рәхәтләнеп өйрәнәм», – дип җавап бирә гид. Ул үзенең туган теле – Индонезия теле, аннары инглиз, рус, итальян, испан, голланд телләрен белүен әйтә.