ru24.pro
Intertat.ru
Август
2025
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Чәй кәтлитләре» рецепты

0

Кайбыч районы Борындык авылында яшәүче Зөлфия Сафиуллина социаль челтәрләрдә «чәй кәтлитләре» рецепты белән уртаклаша.

Ул үләннәрне вакытында – кайсын майда, июньдә җыеп, киптереп яки катырып куя икән. Аннары инде җиләк-җимешләрне дә кушып, «чәй кәтлитләре» ясый һәм киптерә.

Карлыган яфрагы, гөлҗимеш, бөтнек, ясмин, кура һәм җир җиләге яфрагы, мәтрүшкә, алма, әфлисун, сырганакны кайсын вак итеп турап, кайсын иттарткычтан чыгарырга. Аннары бергә кушып болгатырга һәм «кәтлит»ләр ясарга.

Аларны махсус киптергечтә, духовкада, шулай ук кояшта да киптерергә була, бары тик әйләндереп торырга кирәк, алайса күгәрергә мөмкин.

Чәйләрегез тәмле булсын!