ru24.pro
Intertat.ru
Август
2025
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанда туып-үскән космонавт Сергей Рыжиков МКС командиры булды

0

Татарстанда туып-үскән космонавт Сергей Рыжиков Халыкара космик станция (МКС) командиры булды. Бу хакта «Роскосмос» дәүләт корпорациясе Telegram-каналында хәбәр ителә.

Рыжиков командир вазифасын Япония астронавты Такуя Онишидан кабул итте. Экипаж җитәкчелеген тапшыру тантанасы вакытында ул символик «станция ачкычын» алды.

Командир вазифаларына экипажның эшен оештыру, МКСның Россия һәм Америка сегментларындагы гамәлләрне координацияләү, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда Королёв һәм Хьюстон шәһәрләрендәге очыш идарәсе үзәкләре белән оператив элемтәдә тору керә.

Сергей Рыжиков космоска өченче тапкыр оча. Ул быел апрельдән бирле станция бортында Алексей Зубрицкий һәм Джонатан Ким белән бергә эшли, орбитада декабрь аена кадәр булыр дип көтелә.