ru24.pro
Intertat.ru
Август
2025
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Алабуга районында абыйлы-сеңелле ике кеше мунчада һәлак булган

0

Кичә Татарстанның Алабуга районында Сосновый Юраш авылында мунча янган. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, 75 яшьлек ир-ат 58 яшьлек сеңлесе белән газ баллоны ярдәмендә мунча яккан. Шуның аркасында янгын чыга.

Нәтиҗәдә, ир-ат та, хатын-кыз да һәлак булган. Фаҗига урынына Алабуга районы прокуроры Айрат Низамиев килгән. Янгынның сәбәпләре ачыклана.