Тәмле кавынны ничек сайларга?
Роспотребнадзор белгечләре кавынның өлгергәнлеген аңларга мөмкин булган 3 билгене атады. Бу хакта «Челнинские известия» яза.
- Койрыкның каршы ягы бераз йомшак булырга тиеш. Моны басып карап билгеләргә мөмкин. Каты булуы кавынның өлгермәгән булуын күрсәтә.
- Кавынга чиртеп карасаң, карбыздан аермалы буларак, тавыш яңгырап тормаска тиеш.
- Кавын исе килеп торырга тиеш. Әгәр ис юк икән, алмавың хәерле, диелә хәбәрдә.