Җырчы Миләүшә Сафина улларына кагылышлы җитди карар кабул иткән
Җырчы Миләүшә Сафина ире Фәгыйль белән җитди карарга килгән: ике улын да берьюлы сөннәткә утыртырга булганнар. Алар яхшы табиб эзләп тапкан.
«Данияр өчен барысы да яхшы һәм җиңел узды, ул уйнап ятты. Ә Диас курыкты, уйнарга теләмәде, каты итеп елады. Өйгә кайтып җитәргә дә өлгермәдек, авыртуны баса торган дару «эшләми» башлады, һәм балалар бик каты елады. Әкәмәт булды бу. Аннары тордылар, бераз уйнадылар, кабат яттылар», – дип язылучыларына хәбәр итә ул.
Бәләкәй малайларның тизрәк савыгып бетүен теләп калабыз!