Минем янга кайчан кайтырсың икән, улым
Сәрия апа бүген дә ялгызы аш өстәле янында утыра. Өстәлдә ике чынаяк – берсе һәрвакыт буш. Ялгыз хатынның йөрәге улы өчен телгәләнә.
Баласы Рамил тугач, Сәриянең бөтен дөньясы шушы сабыйга әйләнде. Ире ташлап киткәч, ул елый да алмады – бала карарга, эшкә чыгарга кирәк. Иртән – балалар бакчасы, аннан – базар, кич – идән юу. Сәриягә «ял» дигән төшенчә еллар буе таныш булмады. Кешеләр баласы белән йөргәндә, ул эштә иде. Баласына кием, ризык, киләчәк кирәк – моның өчен барын да эшләде.
Рамилне мәктәпкә озаткан көнне ул төнлә елады. «Бала булып калса иде әле», – диде үзенә. Вакыт бит бер туктамый. Улын кимсетмәсеннәр дип, әни кеше ничек кенә тырышмады. Башкалар алганны ул да алсын, киемнәре ямьсез булмасын.
Бервакытта да: «Әтиең кайда?» – дигән сорауга җавап эзләтмәде. «Үлгән», – диде. Ире исән булса да, Сәрия өчен ул үлгән.
Рамил үсте. Акыллы булды, тәртипле егет. Күрше-күлән «башка балалар кебек түгел» дип мактап кына торды. Мәктәпне кызыл аттестатка тәмамлады. Сәрия, күз яшьләре аша, укытучыларга рәхмәт укыды. Аннан улын шәһәргә укырга озатты. Ул көнне, үзе дә сизмәстән, йөрәгенең бер өлешен югалткан кебек сизде.
Башта Рамил еш шалтырата, кайтып йөри иде. «Әни, ашыңны сагындым», – ди. «Әни, сине сагындым», – ди.
Укуын тәмамлагач, Рамил өйләнде. Сәрия кызны белми дә диярлек – Рамил таныштырды да, күп тә үтми туй булды. Хатыны – матур, зәвыклы, шәһәр баласы. Сәрия: «Бәхетле генә булыгыз!» – диде.
Эчендә генә сагыш...
Башта яңа өйләнешкән пар ешрак кайтты. Бергәләп хәл белделәр, ашап утырдылар, сөйләштеләр. Ләкин акрынлап Рамилнең шалтыратулары сирәгәйде. Кайтуы да бәйрәмнәрдә генә калды. Сәрия үпкәләде дип әйтеп булмый. Улы бәхетле булсын – ана өчен шул иң мөһиме.
Тик ярдәм кирәк чаклар да булгалады. Газ үтми, түбәдән тама, мич җимерелде. Берүзе нишләсен? Башта елап утыра иде, хәзер инде еламый да. Бөтен күршеләре балаларына таяна, ә ул – ялгыз.
«Шалтыратып та булмыймыни?» – дип өзгәләнә әни кеше. Аннары үзен-үзе битәрли: «Ярар, эштән бушамыйдыр...»
Авылда тормыш җиңел түгел. Кыш көне ут бетә, яз көне – юл юк, җәй – җир эшләре. Сәрия барысын да берүзе тарта. Хәтта авырып егылган көнне дә табиб чакырмый.
Улы беләме икән соң моны? Белә, тик хатынының: «Син инде зур, һәрвакыт йөреп булмый», – дигәне тәэсир итә бугай. «Кайт әле, улым», – дип хат язган көнне дә Сәриягә җавап булмады. «Карарбыз әле», – дип кенә кыска смс килде.
Сәрия кайчак үзе шалтырата. Күбрәк оныгының тавышын ишетү өчен. Хатыны трубканы ала: «Рамил эштә», – ди. Кыска, салкын, ерак...
«Әни дип эндәшкән улым кая китте соң?» – дип уйлый ул. Һәм җавап таба алмый.
Ел саен туган көнен берүзе үткәрә. Улы туган көнен белә, тик соңгы елларда «вакыт булмады» дип кенә яза.
Сәрия аш пешерә, чәй куя, тәрәзә янына утыра. Кемне көткәнен үзе дә белми кебек инде. Төнлә тәрәзәгә карап уйга кала. «Әле исән чагымда кирәк булмагач, үлгәч бөтенләй онытырлармы?»
Сәриягә күп кирәк түгел. Бары тик бер җылы сүз, бер кочак, бер сүз – «әни»...
Күршеләрнең балалары хәл белергә кайта. «Бәхетле син», – диләр алар әниләренә. Сәрия тынып кала.
Бервакыт ул хәлсезләнеп егылды. Күршеләр «ашыгыч ярдәм» чакырды. Рамилгә шалтыраттылар. Ә ул кайта алмаган. «Без ялга киткән идек», – диде хатыны.
Шул кичтә Сәрия үксеп елады... «Минем янга кайчан килерсез икән, улым?»
Хастаханәдән чыкканнан соң, Сәрия яңача яши башлады. Юк, икенче кеше булып түгел – бары өметсезлек белән. Ул урамга сирәк чыга. Кешеләрнең күзләренә карау читен – сораулар, кызгану, киңәшләр. Ялгызы чәй эчкән вакытларда сөйләшә башлады – үз-үзе белән. «Кайчан соң бу сагыну бетәр икән?» – ди ул тынлыкка.
Улының гаиләсендәне яңалыкларны башкалардан ишетә. «Рамил фатир алган», «Машина алмаштырган», «Хатыны гүзәл...» – ди халык.
Әмма бер тапкыр да: «Сәриягә нәрсә кирәк?» – дип сорамыйлар. Ә ул бит бары тик улы белән чәй эчәргә хыяллана. «Бер кайтсын иде...» – дип кабатлый һәр көн. Ул бу теләген Аллаһтан гына сорый хәзер.
Яз көне өй каршындагы алмагачы чәчәк атты. Ул агачны Рамил кечкенә чагында утыртты. Сәрия агач янына чыгып, кәүсәсеннән сыйпады. «Син генә шаһит – ничек мин сине яраттым...» – диде агачка.
Күрше кызы килде беркөн. «Сәрия апа, ярдәм кирәкме?» – ди. Ә ананың күзе яшьле. «Кирәкми, балам... Улым бар бит минем...» – диде.
Сәрия авырый башлады. Башта башы әйләнде, аннары басып тору авырлашты. Дарулар, уколлар – барысын да үзе кайгырта. Акча бетә, пенсия кечкенә, ләкин зарланмый.
Беркөнне Сәрия хат язды. «Улым… Соңгы тапкыр язам. Үпкәм юк. Яратып кына...» Бу хатны ул җибәрмәде. Кинәт кенә тартмага салып куйды. «Кирәк булыр...» – диде.
Көз килде. Җил көчәя, салкын бәрә. Сәриянең җылысы да, сабырлыгы да кими. Бер төнне күршеләр өйдә ут янмаганын күрә. Ишек шакыйлар – ачучы юк. Өйгә кереп карыйлар – Сәрия инде юк. Ул тыныч кына тәрәзә янына утырган да киткән... Кулында – улының кечкенә чагында төшкән фотосы. Аны күкрәгенә кысып утырган.
Авылдашлары Рамилгә шалтыратты. Ул бары 2 көннән соң гына кайта алды. «Бушый алмадык», – диде хатыны. Җеназага килгәндә, авыл халкы аңа сүз әйтмәде. Кешеләр дәшми дә кала ала икән...
Кабер кырыена килеп баскач, Рамил беренче тапкыр елады. Әнисен югалтуның нәрсә икәнен аңлаган иде. Күрше әби: «Соңлап булса да, ела, улым. Язмыш шулай», – диде. Ә йөрәкне кире кайтарып булмый.
Йорт ишеген ачкач, Рамил әнисенең исен тойды. Иске кулъяулык, бәлеш исе, көтү...
Өстәлдә – ике чынаяк. Берсе, гадәттәгечә, буш. Ә хәзер инде һәрвакыт буш булып калачак...
Ул хатны тапты тартмадан. «Яратып кына...» – дип язылган иде. Рамил уйланды: «Ничек шулкадәр читләштем соң?» Әмма җавап тапмады. Берничә көн шунда торды. Тынлыкта. Үткәннәрне кире кайтару мөмкин түгеллеген аңлап.
Ахыр чиктә, өйне бикләп, кайтып киттеләр. Анасы калдырган җылыны алып китеп булмый иде.
Оныгы: «Әби кая?» – дип сорады. Әтисе дәшмәде. Әнисе: «Оҗмахта», – диде.
Ә Рамилгә үкенү калды. Үз вакытында шалтыратмаган, кайтмаган өчен.
Иң зур хата – тере чакта кадерен белмәү. Иң зур югалту – ана йөрәгенең тын калуы...