Ринат Рахматуллинның яшь хатыны элекке иренең улы белән мөнәсәбәтләре турында сөйләгән
Җырчы Ринат Рахматуллинның хатыны Динара еш кына язылучыларыннан килгән аноним сорауларга җавап бирә. Халыкны күбрәк Динараның Ринат Рахматуллин белән кайда танышуы, элекке иреннән ни сәбәпле аерылуы кызыксындыра.
Бу юлы улының әтисе, ягъни Динараның элекке ире белән мөнәсәбәтләре дә кызыксындырган. «Улыгызга әтисе акчалата ярдәм итәме? Ул әтисе белән аралашамы? Әтисе алиментлар түлиме?» – дип язып калдырганнар.
«Әйе, аралашалар һәм алиментлар түли. Тик дөресен әйтергә кирәк, аңа бу турыда һәрвакыт искә төшереп торырга туры килә һәм бер генә тапкыр да түгел. Үз ягыннан инициатива күрсәтми, кызганыч», – дип җавап язган Динара.
Динара үзеннән 29 яшькә өлкәнрәк Ринат Рахматуллинга 2023 елда кияүгә чыкты. Динараның беренче никахыннан 4 яшьлек улы бар. Алар хәзер Камилне бергәләп тәрбияли.