Намаздан сәбәпсез бүленергә ярыймы?
Намаздан бүленү турында «Хозур дин турында» телеграм-каналында язалар.
Мин намаз укый башладым, ләкин бу хакта беркем дә, хәтта әти-әниләр дә белми. Кайчак намазны бүлмәдә укыганда, әни мине чакырса, намазымнан бүленеп, әти-әни янына чыгам. Намаз укуымны белмәсеннәр өчен. Болай эшләргә ярыймы?
Намаздан сәбәпсезгә бүленергә ярамый, бу – гөнаһ. Әти-әниләрегез сезне берәр вак йомыш белән генә чакыра, һәм аларга бернинди куркыныч янамый икән, намаздан бүленергә ярамый.
Намаз – бик тә саваплы һәм шул ук вакытта бик җаваплы гамәл, аңа җитди карау, тиешенчә өйрәнү, башкару мөһим.
Расүлебез: «Намаз – җәннәт ачкычы», – диде.