Россиядә уртача пенсия күләмен атадылар
Россиядә уртача пенсия 2025 елның 1 июленә 23,5 мең сумга якын тәшкил иткән. Бу хакта РИА Новости Россия Социаль фонды системасы мәгълүматларына нигезләнеп хәбәр ителә
Мәгълүматларга караганда, илдә уртача пенсия күләме аена 23 456 сум булган. Ул быелның башыннан 281 сумга арткан.
Шулай ук, эшләүче пенсионерларның уртача пенсиясе эшләмәүчеләрнекенә караганда бераз кимрәк булып кала: эшләүчеләрнеке – 21 115 сум, эшләмәүчеләрнеке – якынча 24 мең сум, диелә хәбәрдә.