ru24.pro
Intertat.ru
Август
2025
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Июльдә телеграмда иң популяр татар артистлары рейтингын төзегәннәр

0

Фирдүс Тямаев июль йомгаклары буенча татар эстрадасы «йолдызлары»ның медиа активлыгы рейтингында беренче булды. Бу хакта «Еду в Татарстан» Телеграм-каналы хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Икенче урында Салават Фәтхетдинов, өченче урында Гүзәл Уразова. Унлыкка шулай ук Ришат Төхвәтуллин, Радик Юльякшин (Элвин Грей), Ильмира Нәгыймова, Ринат Рахматуллин, Рифат Зарипов, Айдар Галимова һәм Илсөя Бәдретдинова кергән.

Рейтинг артистлар телгә алынган язмаларның санына һәм популярлыгына нигезләнеп төзелгән. Проект автолары әйтүенчә, әгәр исемлектә кемдер юк икән, димәк, ай дәвамында телеграм-каналларда аларны телгә алу теркәлмәгән, яки алар тиешенчә сизелерлек булмаган.