ru24.pro
Intertat.ru
Август
2025
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Резидә Шәрәфиеваның якын кешесе җырчының соңгы үтенече турында сөйләде

0

«Әниемнең җылы кочагы», «Күңелләрдә тальян моңнары» тапшырулары режиссеры Раил Рамазанов Резидә Шәрәфиева белән күптәннән таныш булса да, алар якыннан моннан берничә ел элек аралаша башлый.

«Раил, син – минем сердәшчем дә, дустым да, энем дә», – дип әйтә торган иде»

Резидә апа минем өчен генә түгел, гаиләм өчен дә бик кадерле кеше иде. Үзен дә, иҗатын да бик яраттык без аның. Үзем дә, сәнгать өлкәсендә эшләүче кеше буларак, Резидә апа белән төрле чараларда, бәйрәмнәрдә еш очраша идем. Ә инде аның белән ныгытып танышып китүебез, соңрак әлеге аралашуның дуслыкка әверелүе моннан берничә ел элек булды.

Мин – «Әниемнең җылы кочагы» тапшыруының сценаристы, режиссеры. Тапшыруыбызның идея авторы, продюсеры Лилия Муллагалиева Резидә Шәрәфиеваның әнисе кунакка килүен әйтте дә, форсаттан файдаланып, алар белән тапшыру төшерергә тәкъдим итте. Төшерүче төркемебез белән Резидә апалар яшәгән фатирга юл алдык. Интервью алганда, Резидә апа искиткеч итеп сөйләде. Минем өчен ул бөтенләй башка яктан да ачылды. Менә шул көннән безнең иҗади дуслыгыбыз башланып китте. «Раилкәем, синең белән 25 ел бер-беребезне белгән сыман без», – дия иде ул миңа. Ул – миңа, мин аңа барлык серләребезне уртаклашып яшәдек. Аның нинди гаҗәеп кеше булуын сүз белән генә аңлатып булмый. Бик төпле, урынлы киңәшләрен бирә иде ул миңа. Нәрсә генә булса да, мин аңа шалтыраттым. «Раил, син – минем сердәшчем дә, дустым да, энем дә», – дип әйтә иде. Әти-әнием булмагач, үзем дә аны әнием кебек күрдем. Инде авыруы көчәйгәч тә: «Синең белән аралашулардан яшәргә көч алам, рәхмәт сиңа», – дип әйтә иде. Коръән ашы дисеңме, туган көннәрме – берсен дә калдырмыйча, килә торган иде ул. Хәтта узган ел кызымның балалар бакчасындагы чыгарылышына да килде. Башта кызыма шундый матур күлмәк алып бүләк итте. Сүз арты сүз чыгып: «Чыгарылышка әзерләнеп йөрибез әле, Резидә апа», – дигән идем. Шул җитә калды. «Бер күлмәк күрдем, Раил. Үзем алыйм әле мин синең матуркайга күлмәк. Ни әйтсәң дә, дизайнер бит мин! Ул баланы шундый күлмәктән күрәм», – диде. Хәзер исә тормыш иптәшем белән ул күлмәкне Резидә апаның истәлеге итеп сакларга булдык.

Минем кызым да матур җырлый, төрле дәрәҗәдәге бәйгеләр җиңүчесе. Шуны күреп алып, Резидә апа кызымның чыгарылышында аның белән дуэт җырларга тәкъдим итте. Сүзендә торды, бәйрәмгә килеп, бала белән искиткеч матур җыр башкардылар, бәйрәмебезгә ямь өстәп китте ул.

«Тешең барда – тешлә, көчең барда – эшлә. Зарланма, уфтанма»

Авылга кайтып киткән чакларында да Резидә апа белән гел хәбәрдә булдык. Әнисе Рәйхана апа да мине бик хөрмәт итә. «Әни сиңа үрдәк бирде», «Әни тавык җибәрде әле», – дип, күчтәнәчләрен күтәреп килеп җитә торган иде Резидә апа. Берничә ел гына дус булсак та, гомер буе бер-беребезне белгән сыман яшәдек. Резидә апа шәхсән безнең гаиләгә дә күпме истәлекләр калдырып китте... – ди ул.

Раил Рамазанов Резидә Шәрәфеваның үзенә биргән төпле, акыллы киңәшләрен дә искә алды.

«Резидә апа миңа еш кына: «Раилкәем, безнең «җеннәребез» туры килә», – дип әйтә торган иде. Чыннан да, безнең беркайчан сүз көрәштергәнебез булмады. Социаль челтәрләрне алып бару буенча да бик еш киңәшләшә иде. Кая барсак та, гел бергә булдык. Үзенең дусларына: «Энекәшем кебек кешем», – дип таныштыра иде. Аның тавышлы смсларын кадерләп саклыйм. Шулкадәрле матур, дөрес сүзләр, киңәшләр аларда.

Берсендә нәрсәгә дә булса зарланганмындыр инде. Резидә апа: «Тешең барда – тешлә, көчең барда – эшлә. Зарланма, уфтанма», – диде. Бу сүзләрне телефонымны алам да тыңлыйм, алам да тыңлыйм.

Резидә апа үзе гайбәт яратмады. Миңа да: «Раилкәем, гайбәт булган җирдән кач. Сөйлиләр икән, иярмә, гайбәткә кермә. Табын артында утырганда сөйләсәләр, аша-эч, тыңлама. Бер колагыңнан керсен, икенчесеннән чыксын», – ди торган иде. Аның киңәшләре әле дә колагымда яңгырап тора. Менә шулай киңәшләр бирә торган якын кешемнән башка калырмын дип кем уйлаган. Резидә апа җитди авырганын үзе дә төгәл генә аңлап бетермәде шул ул. Башка чир дип уйлады, тавышсыз калды. Вафатына берәр атна кала: «Раилкәем, авылдан әни дә килде. Син дә килеп китәрсең әле», – дип язган иде. Минем исә ыгы-зыгылы, концертлар оештырып йөргән чагым туры килде. Ул атнада барып җитеп булмады янына. «Резидә апа, икенче атнага киләм», – дидем. Җомга көнне төш күрдем. Ә шимбә көнне шушы хәбәрне ишеттем, – дип уртаклашты ул үкенече белән.

Фото: © Раил Рамазанов архивыннан. Резидә Шәрәфиеваның соңгы концертында

«Аның иҗатын тамашачыларына җиткерү – безнең бурыч»

Раил Рамазанов – Резидә Шәрәфиева белән Равил Галиевның бергә куйган соңгы концертларының сценаристы һәм сәхнәгә куючысы. Парлы концертларын гөрләткәннән соң, Резидә Шәрәфиева юбилей концертын, шулай ук үзенең хит җырларыннан гына торган концертын ясарга хыялланган. Аңа инде әзерләнә дә башлаган булганнар.

Резидә апа белән тормышка ашмаган бик күп проектларыбыз калды. Кызганыч, җитешеп булмады. Әле соңгы арада гына миңа «Саулык» дигән шигырь җибәргән иде. «Кара әле, искитмәле шигырь бу. Терелеп чыгу белән эшләтәм мин моны. Раилкәем, клибын мәчет янында төшерербез», – дигән иде.

Альбина Бәширова һәм Ринас Әхмәтов Резидә апа өчен махсус туганнар турындагы җыр иҗат иттеләр. Ул җырны Резидә апа бик яратты. Юбилей концертында да җырлыйсы иде. Аның сеңлесе Дилбәр апа да бик матур җырлый бит. 10 гыйнварда Резидә апаны искә алу кичәсендә, бәлки, ул башкарыр әле бу җырны. Шундый өметтә торабыз.

Резидә апа үзенең яңа җырларын музыкаль мәйданчыкларга чыгарырга теләде. Соңгы тапкыр язышуыбыз да шул темага барды. Чөнки бер генә артистта да Резидә ападагы кадәр җырлар юктыр. Аңа җырлар шул кадәр күп килеп тора иде. «Моны, Резидә, син генә башкарырга тиеш», – дип яздылар үзенә. Минем әти-әниемнең туган авылы Зәңгәр Күл дип атала. Шул авыл турында җыр язган, инде мәрхүм Габразак Мингалиев та: «Бу җырны Резидә генә җырлый ала», – дип әйткән иде. Резидә апа безнең авыл Сабан туена кайтып, «Зәңгәр Күл»не һәм башка җырларны җырлап, тарихка кереп калды.

Резидә апаның чыкмаган клибы да бар әле. Аны чыгарырга телибез. Шулай ук аның соңгы үтенече буенча, икенче атнага барлык җырларын да музыкаль мәйданнарга чыгарачакбыз. Соңгы вакытта радиода җырлары яңгырый башлауга да бик сөенгән иде. «Бусага» дигән җырын бик яратты. «Раил, искитмәле җыр бит бу! Без аңа клип та төшерербез әле. Исән-сау терелеп, аякка гына басыйм», – диде.

«Үзе булмаса да, аның иҗатын тамашачыларына җиткерү – безнең бурыч», – дип сөйләде безгә Раил Рамазанов.