ru24.pro
Intertat.ru
Август
2025
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Россия Мәгариф министрлыгында 1 сыйныфта туган тел дәресләрен киметү сәбәбен аңлаттылар

0

Россиядә 1 сыйныф укучылары өчен йөкләнеш нормативлары санитар нормаларга туры килсен өчен туган телне һәм әдәбиятны өйрәнүгә сәгатьләр санын кыскартырга карар кылдылар. Мондый җавапны Россия Мәгариф министрлыгында бирделәр, дип яза «Коммерсанть».

Искәртик, яңалык 2025 елның 1 сентябреннән үз көченә керә. Әйтик, элек туган телне өйрәнүгә 2 сәгать вакыт бирелгән булса, сентябрьдән 1 сәгать кала (1 елга исәпләгәндә — 59 урынына 51 сәгать). Әдәбият белән дә шулай ук: сентябрьдән ул беренче чиректә бөтенләй булмаячак, тик ул калган чирекләрдә кала (бер елга — әдәбият 33 сәгать урынына 25 сәгать кала).

«Беренче сыйныф укучылары өчен йөкләнеш нормативлары санитар нормаларга туры килсен өчен төзәтелгән... Әлеге документ нигезендә, беренче сыйныфта укучылар өчен көндәлек максималь йөкләнеш күләме дүрт дәрестән, яки атнага 20 сәгатьтән артмаска тиеш. 21 сәгать булганда, артык дәрес — физкультура булганда гына мөмкин», - дип җавап биргәннәр министрлыкта.

Мәгариф министрлыгында санитария нормалары таләпләрен үтәү өчен ниндидер бер фәннең бер сәгатен кыскартырга туры килде, әмма нәтиҗәдә туган телне һәм әдәбиятны сайладылар, дип ассызыкладылар. Шул ук вакытта министрлыкта предметларны элеккечә дәрестән тыш өйрәнергә мөмкин булачак, дип яза «Татар-информ».