ru24.pro
Intertat.ru
Август
2025
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Тула өлкәсендә автобус түләү пунктына бәрелгән, имгәнүчеләр саны утыздан артты

0

Тула өлкәсендә трассада автобус түләү пункты терәгенә килеп бәрелгән, 30дан артык кеше зыян күргән. Бу хакта төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең матбугат хезмәте башлыгы Андрей Ярцевка сылтама белән РИА Новости яза.

«Хәзерге вакытта кеше зыян күрүчеләр саны 30дан артты», – диде ул.

Өлкә губернаторы Дмитрий Миляев сүзләренчә, зыян күрүчеләрне Тула, Киреевск һәм Новомосковскидагы медицина оешмаларына китергәннәр. Пассажирлар өчен вакытлыча урнашу пункты оештырганнар һәм кайнар ризык белән тәэмин иткәннәр. Озакламый алар барасы җирләренә җибәреләчәк.

Фаҗига бүген 7:10 сәгатьтә, «Дон» М-4 федераль трассасының 228 километрында булды. Стаханов (ЛНР) – Мәскәү маршруты буенча барган автобус түләү пункты терәгенә килеп бәрелгән. Автобуста 48 кеше булган. Зыян күрүчеләр арасында балалар да бар. Яныкча мәгълүматлар буенча, юл-транспорт һәлакәте бик куе томан төшү аркасында килеп чыккан.

Авария урынында экстрен хезмәтләр эшли. ГАИ хезмәткәрләре фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый һәм нәтиҗәләрне юкка чыгару чараларын күрә.