ru24.pro
Intertat.ru
Август
2025
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Казанда берничә машина бәрелешкән, сигез айлык бала имгәнгән

0

Казанның Николай Ершов урамында Миллениум юнәлешендә күпер астында берничә машина катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Авариядә 8 айлык бала имгәнгән. Шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, авария пәнҗешәмбе кичке 10 тирәсендә булган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, башта Haval внедорожнигы юлда торган ватык Chevrolet машинасына бәрелгән.

Chevrolet, бәрелүдән, аны эвакуацияләргә ярдәм итәргә теләгән «Лада Гранта» автомобиленә килеп кергән.

Авариядә Сhevrolet машинасында әнисе кулында утырган сабый зыян күргән. Күкрәк читлеге имгәнгән сабыйны Республика балалар клиник хастаханәсенә китергәннәр, диелә хәбәрдә.