Ул ел буе хыянәт иткәнен иренә сөйләде: «Мин сине ташламам. Үзең дә үкенәсең бит»
Гөләндәм бүген тәрәз каршында озак утырды. Яфракларның әкрен генә җилдә тирбәлүен күзәтеп, йөрәге кысылып-кысылып куйды. 34 яшендә, гаиләсе, балалары, йорты булган хәлдә, ул нигә мондый юлга басты соң? Үзенә үзе җавап бирә алмады.
Илнур – Гөләндәмнең 38 яшьлек ире, сабыр, ягымлы, һәрвакыт сүзен үлчәп сөйләшә торган ир-ат. Мәктәптә укытучы булып эшли, балаларны ярата. Аларның 3 балалары бар: 2 малай, 1 кыз. Гаиләсенә карата һәрвакыт җаваплы булды Илнур...
Ә Алик... Алик – күрше йортта яши. Аның үз кибете бар, 46 яшь. Хатыны юк, ялгыз тора. Бер ел элек азык-төлек кибетендә Гөләндәмгә ул үзе дәште, алар сөйләшеп киттеләр. Башта бернинди ниятсез генә аралаштылар, ә соңрак аралашулар хискә әйләнде.
Гөләндәм ул вакытта күңелендә ниндидер бушлык сизә иде. Илнур бик эш белән мәшгуль, бала тәрбиясе, өй эшләре... Үзе дә эшли. Гөләндәм үзен хатын-кыз буларак кирәксез хис итә башлады. Алик исә күзләре белән аның халәтен укый. Сүзләре йомшак, игътибарлы, чәченә кагылып үтә торган куллары... Хатынның игътибарга сусаган күңеле шунда ук эреп төште.
Башта бер тапкыр очраштылар, аннан – кабат. Кайчак Алик фатирына бара, кайчак – кунакханәгә. Гөләндәм ялганларга өйрәнде: «Хастаханәгә барам», «Эштә калдым», «Әни янына кереп чыгам»... Илнур ышанучан, шикләнмәде.
Бер ел буена ике тормышта яшәде Гөләндәм. Көндез балаларын мәктәпкә илтә, кичен Илнурга ашарга пешерә, ә яллары – Алик белән, гөнаһлы мәхәббәт. Ул үзен икегә бүленгәндәй сизде, ләкин моны туктатырлык көч тапмады.
Бервакыт Алик аңа Самарага барырга тәкъдим итте. «Синең өчен бүлмә «заказать» иттем, икәү генә булабыз, тынычлыкта», – диде.
Шул арада Илнур балалар белән авылга җыенды. Гөләндәмгә ялганга җай табылды: «Хастаханәгә барырга кирәк, анализлар тапшырам». Шулай итеп, хатын ире белән авылга кайтмады, ир, балаларын җыеп, авылга китте.
Аликның машинасына утырганда, Гөләндәмнең күңеле өзгәләнде. Илнурдан килгән хәбәрләрне укыганда әрнеде: «Гөләндәм, үзеңне сакла, авырмасаң ярый инде... Балалар сине сагыначаклар». Бу сүзләр аның күңеленә кадак кебек кадалды.
Самарада матур. Кунакханә бүлмәсе иркен, Алик рәхәт шартлар тудырган. Ләкин ни гаҗәп: Гөләндәмнең күңеле тулды. Аның өчен бу – ял түгел, ниндидер авырлык, гөнаһ иде. Төнлә тәрәзәдән шәһәр урамнарына карап елап утырды ул.
Кайткач, Илнур өчен кичке аш әзерләде, балаларны иркәләде. Әмма бернәрсә дә элеккеге кебек түгел иде. Эчке дөньясында нәрсәдер сынганын тойды.
Көннәр үтте. Алик аралашуны дәвам итте. «Син минеке булырга тиеш!» – дип кыса башлады. Ә Гөләндәм аңлады: ул ирен югалта. Йөрәк түрендә Илнурның тыныч карашы, балаларның көлүе яңгырый. Ул бу тыныч дөньядан мәхрүм калырга теләмәде.
Бер кичне ул барысын да сөйләп бирергә карар кылды. Илнур тыңлады. Башта дәшмәде. Йөзендә ни үкенеч, ни нәфрәт – бары тик тынлык. Соңрак бакчага чыкты, утырды. Бер сәгатьтән соң кире керде, тыныч тавыш белән болай диде:
– Балалар өчен яшәргә кирәк. Мин сине яраттым... һаман да яратам. Ләкин бу – авыр. Күп вакыт кирәк булыр. Тик мин сине ташламам. Үзең дә үкенәсең бит.
Бу кичтән соң Гөләндәм бөтенләй үзгәрде. Алик белән араны өзде. Кибет янына да чыкмады. Телефон номерын алыштырды. Хәтта эш урынын да үзгәртте.
Илнур исә сабыр гына яшәп килде. Ул хыянәтне кичерде, әмма онытмады. Шулай да, Гөләндәмнең тырышлыгын күреп, җылылыкка юл бирде.
Балалар үсте. Иң кечкенәсе мәктәпне тәмамлаганда, Гөләндәм Илнур каршына басты:
– Син минем тормышымда иң зур бәхет идең... Мин үземне гафу итә алмыйм, тик синең миңа юл куюың өчен, мәңге рәхмәтлемен.
Илнур аның кулын тотты:
– Бергә үттек, Гөләндәм. Шул юлда сикәлтәләр дә булды, әмма иң мөһиме – бүгенге көнебез. Ә ул синең тырышлыгың белән якты.
Гөләндәм күз яшьләрен сөртте. Эчендә – тынычлык, күңелендә – гаиләсе. Ул янә хатын, әни һәм иренең кешелекле юлдашы булып яшәвен дәвам итте.