ru24.pro
Intertat.ru
Август
2025
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Табиб балалар өчен куркыныч ризыкларны атады

0

Чикләвекләр, виноград, бал, газлы сулар һәм энергетиклар балалар өчен куркыныч булырга мөмкин. Бу хакта нутрициолог, социаль туклану һәм халыкны сәламәтләндерү профессионаллары ассоциациясе җитәкчесе урынбасары Алла Порхун сөйләде, дип яза РИА Новости.

«Чикләвекләр һәм виноград — сабыйларда бик еш буылу сәбәбе булырга мөмкин. Бал ботулизм куркынычын арттыра. Газлы сулар һәм энергетиклар теш эмален боза һәм, шикәр белән кофеин булу аркасында, нерв системасына тискәре йогынты ясый», – диде ул.

Табиб йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм организмда хроник ялкынсыну китереп чыгаручы трансмайларга игътибар итәргә киңәш итте.

«Трансмайларга аерым игътибар бирергә кирәк: алар арзанлы камыр ризыкларында, фастфудта һәм маргаринда була. Бу кушылмалар «начар» холестерин күләмен арттыра һәм хроник ялкынсыну процессларын китереп чыгара», – ди нутрицилог.