ru24.pro
Intertat.ru
Август
2025
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Гүзәл Уразованың кече кызы проблемаларын язып куйган

0

Иҗади гаилә Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның кече кызлары Ариана калганнардан үз холкы белән аерылып торадыр, мөгаен. Видеоларда ул әти-әнисен дә ачуланып ала, эш кушуларына да канәгатьсезлек белдерә.

Яңа видеода күренгәнчә, бу юлы Ариана чын-чынлап яза белмәвенә карамастан, блокнотка проблемаларын язып куйган.

Ул әнисенә килеп, блокнотын күрсәтә.

Нәрсә ул синең?

– Менә шундый проблемалар инде.

Ә бөтен проблемаларыңны яздыңмени?

– Минем туган көнем проблемаларын хәл итәргә кирәк.

Шул арада ул әтисенә мөрәҗәгать итеп, туган көненә дә чакыра.

«Синең бит туган көнең февральдә. Кит әле, кем җәй көне туган көн уздыра?» – ди Илдар Хәкимов, көлеп.