ru24.pro
Intertat.ru
Июль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30
31

Балтачта авариядә зыян күргән кызның апасы: «Бу эшкә күз йоммакчы булалар»

0

5 июньдә Балтач районы үзәгендә җәяүлеләр юлыннан чыгып барганда 3 яшүсмерне «Лада Гранта» машинасы бәрдерә. Машина белән 18 яшьлек егет идарә иткәнен.

  • 5 июньдә Балтачның Ленин урамында «Лада Гранта» белән идарә итүче 18 яшьлек егет зебра аша юлдан чыгып баручы 3 яшь җәяүлене үткәрми

Юл һәлакәтендә зыян күрүчеләр арасында 16 яшьлек Алсу (авария вакытында аңа 15 яшь була), 17 яшьлек Самат һәм Әмир (исемнәре үзгәртелде) була. Бу турыда «Интертат» хәбәрчесенә юл фаҗигасендә зыян күрүче яшүсмернең апасы Әдилә Мөхәмәтҗанова сөйләде. Ул аңлатканча, авариядә катнашучылар барысы да Балтачта яши.

«Бәрдерүченең гаебен исбат итәр өчен безнең бик күп дәлилләр бар иде, тик...»

Аның сүзләренчә, авариядә Алсуның баш сөяге 2 урыннан сына, йөзенең уң ягын паралич суга һәм колагына зыян килә, шуңа өстәп, ул әле аягына дөрес басып бетерми башлый. Егетләрнең умыртка сөякләре, аяклары сына, ачык яралар да була. Шулай ук, аларның башлары ярыла һәм колакларына зыян килә. Барысының да сәламәтлегенә зыян килгән. Алсу юл һәләкете мизгелләрен дә, үзенең хастаханәгә эләгүен дә, беренче атна анда ятуын да хәтерләми.

Бәрдереп киткән егет башта үз гаебен таныды, соңыннан, үзләре зебра кырыеннан чыктылар, дип, 3 баланы гаепләп калдырды. Шунысы кызык: зебра кырыен күргән, ә өч яшүсмерне күрмәгән.

Балаларга ялган күрсәтмәләр өчен статья белән яный башлагач, аларны яклап, юл һәләкәте булган урыннан үтеп баручылар төшергән фото, видеоларны социаль челтәргә куйдым. Шул ук кичне, әти-әнигә һәм Саматның (бәрдерелгән егет) әтисенә полиция бинасында урнашкан видеокамерадан видеоязманы күрсәткәннәр. Видеоязманы телефонга төшерергә рөхсәт итмәгәннәр.

Фото: © Әдилә Мөхәмәтҗанованың шәхси архивыннан

Минем әти-әни сүзләренчә, бу язмада җәяүлеләр юлы, машиналарның әкренәйгәне, туктаганы күренә, тик кешеләрнең юлга чыгуы күренми. Бу видеоязманың дөреслеге бездә шик тудыра, чөнки машиналар җәяүлеләр юлы алдында туктыйлар, ә кешеләрнең юлга чыкканы күренми. Бәрдергән машинаның зур тизлектә килгәне күренә.

Бәрдерүченең гаебен исбат итәр өчен безнең бик күп дәлилләр бар иде, тик вакыт үткән саен алар берәм-берәм юкка чыга башладылар. Видеокамерадагы язмалар, фотосурәтләр ничектер юкка чыкканнар. Бәрдергән егет исерек булмаган, тик шунысы бар – анардан наркотиклар тәэсирендә булу-булмавын дәлилләүче анализлар да алып тормаганнар. Дәлилләрнең юкка чыгулары турында беркем берни әйтми. Иң аянычлысы, бу эшкә күз йоммакчы һәм гаепле кешене җәзасыз калдырмакчы булалар, – дип уртаклашты Адилә Мөхәмәтҗанова.

«Даруларның барысын да үзебез сатып алабыз»

Аның сүзләренчә, яшүсмерләрне бәрдергәч, машина йөртүче, туктап, зыян күрүчеләр янына килмәгән, «ашыгыч ярдәм» ңз чакырмаган.

«Даруларның барысын да үзебез сатып алабыз. Гаепле яктан бернинди дә ярдәм юк. Ул егетнең әнисе хастаханәгә килеп, минем әни белән сөйләшкән, «Гафу ит» дигән, дәвалану өчен кредит алып түләрмен, дип әйткән, әмма ләкин бүгенге көнгә кадәр бернинди ярдәме юк.

«Минем малайга моның белән гомер буе яшисе әле», – дигән әнисе.

Күрәсең, безгә яшисе түгелдер… Ул бәрдергән 2 егетнең хәлен дә белешмәгән. Минем уйлавымча, ул егет үзен гаепле итеп санамый, чөнки беренчедән, гафу үтенмәде, икенчедән, бәйрәмнәрдә, кичләрен кич чыгып йөрүләре күренә. Мисал өчен, яшүсмерләрне 5 июнь көнне бәрдерә, ә 7 июнь көнне Балтач Сабан туенда бәйрәм итәргә чыга», – диде зыян күрүче Алсуның апасы.

«Иң мөһиме – үзе бирешми»

Хәзерге вакытта зыян күрүчеләр әкренләп тернәкләнәләр. Алсу 1 айга якын хастаханәдә ятып чыккан. Табиблар кызга тернәкләнүгә 1-2 ел, бәлки аннан да күбрәк вакыт кирәк булачагын, август аенда янә дәваланырга ятарга туры киләчәген әйткән.

Алсу үзе бик тыныч кыз. Мәктәптәге укытучылары ягыннан да мөнәсәбәт әйбәт. Фото-видеолар төшерергә, монтажларга оста. Мәктәптәге чараларда да бу осталыгын күрсәтә иде. Шуңа өстәп, ул әле маникюр белән дә кызыксына.

Тугызынчы сыйныфны бетергәч, Алсу медицина юнәлешенә укырга кермәкче иде, тик үзе белән мондый хәл булгач, ул больницада ятканда, бу һөнәрнең барлык авырлыкларын күрде, шуңа кире уйлады.

Мәктәптә Алсу «дүртле», «бишле» билгеләренә укыды, тик кызганыч, юл һәлакәтенә эләгеп, рус теленнән имтиханны тапшыра алмый калды. Шуңа күрә, ул 10 сыйныфка укырга калачак, һәм имтиханны да сентябрьдә тапшырачак. Киләчәктә тормышын нинди һөнәр белән бәйләвен әлегә белми, – дип сөйләде туганы турында Әдилә Мөхәмәтҗанова.

«Иң мөһиме – үзе бирешми, көн дә гимнастика ясый. Ничек карасаң да, кыз кеше йөзен карый инде, сеңлем дә борчыла, булып чыкмас ди. Ышанабыз инде, барысы да әйбәт булыр, Аллаһ боерса», – ди Әдилә Мөхәмәтҗанова.