100 килолы хатын ире өстенә утырган – ир-ат үлгән
Новокузнецк шәһәрендә хатын-кыз үзе белән бергә яшәүче ирне үтергән. Үзенең шактый зур авырлыгын кулланып, ул ирнең муенына утыра һәм башын күтәрә алмас хәлгә китерә. Нәтиҗәдә ир-ат һәлак була. 45 яшьлек хатын-кыз тиздән суд каршына басачак. «Вести» каналы шул турыда яза.
Тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, хатын-кыз яраткан кешесе белән спиртлы эчемлекләр эчкән. Аннары талаш чыга, хатын үпкәләп кала.
Бераздан ир караватка ята һәм арты белән борыла. Хатын-кыз ирнең муенына утырган да аның башын аяклары белән тотып торган. Бераздан ир яшәү билгеләре күрсәтми башлый. Хатын-кыз ни эшләгәнен аңлап, кычкырып җибәргән. Аның тавышын күршесе ишетеп, фатирга килеп керә һәм «ашыгыч ярдәм» чакыра.
Медицина хезмәткәрләре ирне коткара алмаган. Аның үлем сәбәбе – сулыш юллары ябылу аркасында асфиксия. Тикшерүчеләр билгеләп үткәнчә, хатын-кызның буе уртачадан кимрәк, авырлыгы – 100 килограмм.
Хатын гаебен таныган. Аңа 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный, диелә хәбәрдә.